Ноябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Матур Тубыл янында урнашкан Тархан авылында Айзетдин Кормашев һәм Әсхәбжамал апаның гаиләсендә ноябрь аенда Гайния исемле кызлары туа.
Гайния апа бик тырыш, барлык йорт эшләрендә, хайваннар карауда булышып, эшчән булып үсә. Шулай сизелмичә бала вакытлары узып та китә.
Ялутор округы, Аслана авылында ун классны тәмамлагач, Гайния апа Тубыл педагогия институтының рус-татар бүлегенә укырга керә. Кулына диплом алгач, эш юлын Яркәү округының Бурбар авылында башлый. Гомер юлдашы – Исхак абый Вәлиев белән танышып, язмыш җилләре аны безнең Ваңгы авылына илтә. Гаилә корып, биредә тормыш юлын башлыйлар. Гайния апа Ваңгы мәктәбендә укытырга керешә.
Вәлиевлар бик тату, матур итеп яшиләр. Бик уңган, тырыш, эш сөюче балалар үстерделәр.
Гайния апа һәм Исхак абыйның бергә тормыш корып яшәүләренә дә 60 ел тулды. Аларның һәрвакыт бар дөньялары чиста, матур, йорт хайваннары тоталар, бакчада җиләк-җимеш, чәчәкләр утырталар.
Шәһәрдән ялларга, бәйрәмнәргә кайткан балаларын, оныкларын каршы алып, күршеләре, авылдашлары белән аралашып яшиләр.
Гайния апаның хезмәт стажы 40 ел, педагогик хезмәт ветераны, күпсанлы Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Фирдәүс МӨХӘМӘДЧИНА, Яркәү округы, Ваңгы авылы.
Рәсемдә: Гайния апа һәм Исхак абый балалары белән.