Ноябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Яркәү округы, Ваңгы авылында гомер итүче Гайния апа Вәлиева бу көннәрдә 85 яшьлек юбилеен каршылады. Ул гомеренең 40 елын укытучы һөнәренә багышлап, күпме буын балаларны тәрбияләп, белем биреп чыгарган зур йөрәкле кеше һәм ул иң зур хөрмәткә лаек. Ул укучыларга гына түгел, үз балалары, оныкларына да горурланырлык тәрбия бирде. Кызлары Лариса укытучы һөнәрен сайлады, уллары Виль - төзүче, Лилия - уңышлы эшкуар, ә Рөстәм чечен халык сугышы ветераны, шулай ук эшкуар. Гайния Айзетдин кызы Исхак Әйтбай улы белән бәхетле гомер кичерәләр, чөнки аларны мәрхәмәтле балалары һәм оныклары уратып алганнар, аларны көчле, позитив энергия, уңышлары, казанышлары белән рухландыралар. Гайния апаның тормыш юлы белән кызлары Лилиядән кызыксындык.

- Әниебез Гайния Айзетдин кызы 1940 елның 19 ноябрендә Яркәү округы, Тархан авылында 4 балалы гаиләдә туган. Аның балачак еллары авыр сугыш елларына туры килгән. Әниемә җиде ай гына булганда, 1941 елда, әтисе үз теләге белән фронтка китеп, гаиләсен гомергә ятим итеп, батырларча һәлак була. Сугыштан соңгы елларның авырлыкларына карамастан, әбием һәм туганнары әниемә лаеклы киләчәк тәэмин итү өчен бөтен мөмкинлекләрнең барысын да эшлиләр. Әнием урта белем алып, Тубыл педагогия институтына укырга керә. Институтны тәмамлаганнан соң, Бурбар авылында укытучы булып эшли башлый. Анда язмыш аны булачак әтиебез - Исхак Әйтбай улы белән очраштыра. Һәм алар гаилә тормышларын Ваңгы авылында башлап җибәрәләр. Әниебез авыл мәктәбендә эшләп, 40 ел стаж белән педагогик хезмәт ветераны исемен алып лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә әти-әниебез өчен иң зур шатлык һәм бәхет - балалары, күпсанлы оныклары һәм хәтта оныкчыклары. Хәзер оныклары да төрле өлкәләрдә уңышлы карьера ясыйлар. Алар арасында юристлар, квалификацияле инженерлар һәм университет студентлары бар. Бу безнең гаиләбезне аерым шатлык һәм горурлык белән тутыра һәм әти-әниебез тарафыннан салынган яхшы тәрбия һәм әхлак нигезләренең мөһимлеген күрсәтә. Әниебезнең һөнәри тәҗрибәсе, мәрхәмәтле йөрәге һәм фидакарьлеге, гаиләсенә һәм эшенә тугрылыгы аны авылдашлар арасында хөрмәтле шәхес итте. Гомумән, әтиебез белән әниебезнең тормышлары безнең бөтен гаиләбезне изге эшләргә һәм яңа биеклекләргә рухландыра, - дип сөйләде.
Чынлап та, без, аның укучылары, Гайния апаның авыр һәм бәяләп бетергесез изге эшенә чын күңелдән сокланабыз. Ул үзен яшь буынны тәрбияләүгә багышлады, үз өлкәсендә чын профессионал һәм безнең өчен илһамландыручы үрнәк булды. Киләчәктә дә безнең рәхмәтебезне, олы ихтирамыбызны тоеп, көн саен бәхетле булып, пар канатының, бала-оныкларының күңел җылысына сөенеп, тормышка гашыйк булып яшәргә Ходай насыйп итсен.
Сәмига ХӘСӘНОВА, Яркәү округы, Ваңгы авылы.
(Рәүфә Кангазина тәрҗемәсе).