Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

Төмәнлеләр көрәштә җиңделәр

последние и лучшие новости искусства в мире

«Бүген безнең шәһәрдә Россия Федерациясе Герое Рөстәм Сәйфуллин призына көрәш буенча Россия Кубогы узды. Бу вакыйга чын спорт бәйрәменә әверелде һәм тамашачыларда да, катнашучыларда да хисләр өермәсе уятты.

Илнең уннан артык төбәгеннән йөздән артык иң көчле спортчы тамашачыларга мавыктыргыч һәм темпераментлы көрәш күрсәтте, алар беркемне дә битараф калдырмады. Атмосфера драйв, азарт һәм кеше рухының көченә чын күңелдән соклану белән тулган иде.

Россия көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтовның, шулай ук геройларыбызның туганнары һәм якыннарының, хакимият вәкилләренең һәм спорт федерацияләре җитәкчеләренең бүләкләүдә катнашуы бу мизгелгә аеруча зур тантана бирде.

47-1-25

Көрәшчеләр физик куәтләрен генә түгел, ә югары әхлакый-ихтыяр сыйфатларын да күрсәттеләр, үсеп килүче буын өчен чын үрнәк булдылар. Аларның көрәше тамашачыларны илһамландырды һәм спортның тормышны яхшы якка үзгәртергә сәләтле булуына ышаныч тудырды.

Төмән командасы көмеш медаль яулады! Татарстан спортчыларын лаеклы җиңүләре белән чын күңелдән котлыйм һәм Себер характеры, үҗәтлек һәм үз-үзеңә ышаныч көрәшчеләребезгә алга таба да югарырак күтәрелергә ярдәм итәр дип ышанам!» - язып чыкты үзенең ВКонтактедагы битендә Төмән шәһәре мэры Максим Афанасьев.

Бу турнир Россия көрәш федерациясе календаре буенча төп ярышларның берсе булды. Төмән җирендә инде өченче тапкыр эре турнир үткәрү өлкәнең көрәш буенча гел югары уңышлар яулап килүен күрсәтә.

Әлеге чарада да төмәнлеләр лидерлыкларын раслап командалар арасында  икенче урын алуга ирештеләр. Беренче урында, әлбәттә, Татарстан Республикасы командасы иде. Турнирның тантаналы чараларында Россия көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов, Төмән өлкәсе көрәш федерациясе президенты Рөстәм Самкаев, Россия Герое Рөстәм Сәйфуллин, Төмән шәһәре мэры Максим Афанасьев, Россия Герое Рушан Абдуллинның әнисе Гөлфрүз ханым һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

Өлкәбезгә җиңү алып килүчеләрне дә күрсәтеп китәсе килә, алар арасында татарларыбыз да күп. Менә алар: Даниил Бушуев, Тимур Абдуллин, Никита Кузнецов,  Роман Показаньев, Евгений Сорокин, Зөлфәт Гарифуллин, Салават

Абдуллин, Максат Рамазанов һәм баш тренер Дмитрий Пяткин. Махсус призлар белән «Иң яхшы техника» номинациясендә Салават Абдуллин, «Иң яхшы хөкемдар» Рамил Хасанаев бүләкләнделәр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836