Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

«Әтиемнең зәңгәр тышлы дәфтәре» циклыннан дәвамы

последние и лучшие новости искусства в мире

Әтием – Яркәү районы, Карбан авылында туып-үсеп, озак еллар Түбән Тәүде районы, Киндерледә яшәгән Шамил Фәхретдиновның көндәлегеннән «Яңарыш» өлкә татар газетасында «Әтиемнең зәңгәр тышлы дәфтәре» циклыннан өзекләр бирдек.

Күптән түгел Киндерледә авылдашлар: «Абый безне мәктәптә укытты, пенсиягә чыккач шулай язынып утырганмы, көндәлекнең дәвамы бармы?» – дип сорадылар.

«Дәвамы бар. Яркәү районында яшәгән чоры тәмам. Армиядән кайтып, Түбән Тәүде районында шәхси тормышын башлап җибәрүе турында язган», - дип җавап бирдем.

Узган гасырның 60-70 елларында Себердә барган вакыйгалар, абыйның тормышы кызыклы. Газетадан укыр идек», - дип әтинең укучылары бастырырга бирүне үтенеп сорадылар.

Газета укучыларына «Әтиемнең зәңгәр тышлы дәфтәре» циклыннан дәвамын тәкъдим итәм.

«1962 ел. Практика беткәч, кире училищега кайттык. Февраль буе чыгарылыш квалификацияләү сынауларын тапшырдык. Минем билгеләр «4» һәм «5» булгач, 4 разрядлы автотрактор слесаре булып чыктым. Юллама буенча Түбән Тәүде округының Ключи дигән урман пунктына җибәрделәр. «Тукта, бу бит авылдашым, сөйгән кызым Рәшидә эшли торган район», - дим үз-үземә. Ключига барып, баракка урнашу белән район үзәгенә, райкомга шалтыраттым. Рәшидәм исе-акылы китеп егылып китә язгандыр. Ключи район үзәгеннән 40 кына чакрымда, Канчәбердән – 20, Киндерледән 45 чакрым чамасында урнашкан. Мин Рәшидәмә эшнең нәрсәдә икәнлеген аңлаттым. Ләкин без 1 май бәйрәмендә генә очраштык.

Ключида татарлар күп иде. Мәсәлән, Рәшидәнең туганы Садрый абый Галямовның аерылган иптәше Җәүһәрия җиңги, Мөдәрис абый, аның инвалид энесе Гафият, минем яшьле кызлар – Фәридә, Зөләйха, Рамазановлар... Без ашханәдә ашадык. Эш хакы яхшы гына иде (146 сум). Киенергә дә, ашарга да җиткерергә була. Ул елларда ашау-эчү бик арзан иде. Мәсәлән, аш – 12 тиен, икмәкнең телеме – 1 тиен. Кызыл аракыны егетләр белән тартма белән алып, кровать астына яшерә идек. Эштән кайткач, бераз «суктыра» идек.

1 май бәйрәмен мин я Төмәндә, я Түбән Тәүдедә уздырырга булдым. Мине Тюнево дигән авылга, трактка кадәр машина алып барды. Төмәнгә барып, әниемнең сеңелесе – Фәрхия әбәмнәрдә чиста киемнәрне киеп, автобуска утырып, яңадан кирегә, Түбән Тәүдегә юл алдым. Юл начар: селки, тузан, эссе. Автобус Төмәннән район үзәгенә 2 генә рейс ясый иде. Беренче рейс көндезге 12ләрдә килеп җитә, сәгать 2дә кире Төмәнгә китә. Рәшидәнең фатиры ашханә, кибеттән ерак түгел иде. Килдем, ишеге бикле, чөнки бәйрәм. Мин озак уйлап тормадым, юлга берәр азык, эчемлек алыйм дип кибеткә кердем. Чиратка баскан идем, берәү аркама төртә. Әйләнеп карасам, Рәшидәнең энесе Вилдан. Ул Түбән Тәүде урта мәктәбендә укыды. «Ник монда торасыз, әйдә өйгә керәбез», - ди ул. Рәшидә үзе белән бергә эшли торган Ольга Каюровна исемле иптәш хатын-кызына кунакка киткән икән. Вилдан тиз генә апасын алып килде. Без күрештек. Фатирда аның белән бергә тагын 2 рус кызы яши икән. Тамара (соңыннан Копылова) - райкомда машинистка, Валентина Волгова - мәктәптә укытучы, Паченка кызы. Тамара Аркадий Копылов белән очраша иде. Валя Ишморатов фамилияле чуваш егете, районның баш зоотехнигы белән очрашты, соңыннан кушылдылар. Без җыелышып шул ук көнне 1 майны бәйрәм итәргә елга буена, кирпеч заводы янына бардык. Аркаша оста итеп гармунда уйный икән. 2 майда Рәшидә белән Тәүде елгасы буена чыктык, чөнки безнең җитди сөйләшү бар иде. Моннан соң әллә телефон челтәре, хатлар аша элемтәне дәвам итәбез, әллә – кушылабыз. «Вопрос ребром». Яшьләребез дә зур, апалар да ашыктыра.

Без, кавышабыз, дип авылга якыннарыбызга хәбәр бирдек. Бу вакыт илдә чуалчык иде. Хрущев бабай районнарны, авылларны кыскарта. Шул исәптә, Түбән Тәүде, Яркәү, Төмән районнары берләштеләр. Үзәк – Төмәндә, Луначарский урамындагы хәрби комиссариатка, райОНОга, райсобеска йомышың булса, Төмәнгә чабасың.

Райкомнарны бетереп, мебельләрен таратып, хезмәткәрләрен эшсез калдырып, астын-өскә китерделәр.

Рәшидә кире Киндерлегә кайтырга, мәктәптә укытырга булды. Читтән торып Төмән педагогия институтына укырга кердем. Август башында тиешле чираттагы отпускага чыктым. Без «Тура» Лесобазада елгадан агач чыгара идек. Мин Казачьи Луга поселогында яшәдем. Отпускада Рәшидә белән Карбанга кайттык. Укулар әлегә башланмаган. Рәшидә - Киндерлегә, мин Ключига киттем. 28 августта Киндерлегә барып төштем.

Рәшидә авыл башыннан бишенче йортка керергә кушкан иде, Гыймран абый Гыйльмановларга. Мин ялгыш Сатира апа Назметдиноваларга барып кергәнмен. Кызлары Галия чолан юа иде, аңа 10-12 яшь тирәсе. Киндерледә беренче күреп сөйләшкән кеше Галия булды. Ул, Рәшидә апа монда түгел, Венера апа белән Фәһим абый Фәизовларда яши, диде, мине ияртеп авыл буйлап алып китте. Рәшидә, Венера һәм Фәһим мине тәрәзәдән күрделәр. Пилмән ясыйлар икән, мине көтәләр. Алдан кайчан барырга килешкән идек. Без очрашу, танышу кичәсен үткәрдек. Икенче көнне «Бизем»гә Фәһим белән кибән куярга бардык. Миңа 1 сентябрьгә эшкә чыгарга иде, Кыткүл, Канчәбер авыллары аркылы Ключига киттем.

Киндерле мәктәбендә директорлар алышынган, элекке директор Разия апа гаиләсе белән туган ягына кайтып киткән. Директор итеп безнең булачак кодагыебыз Тубыл кызы Саҗидә Рәхимованы (Хәйруллина) билгеләгәннәр иде. Алар Рәшидә белән элекке агач мәктәпнең артындагы аерым бер бүлмәчегенә яшәргә урнаштылар. Мин Ключига киткәндә, алар шунда калдылар.

Мин Ключига килеп эшли башладым. Монда үзгәрешләр булган. Механик, технорук, шундый урта түрәләр Төмәнгә Лесобазага күчәләр икән. Моңа хәтле механик Тимофей Павлович: «Шамиль, у тебя среднее специальное образование, заочник. Я переезжаю в город, наверное ты останешься за меня», - дип әйткән иде. Ләкин миңа бүтән механик та, слесарь да булып эшләргә язмаган. Киндерледән телефон шалтыравы (Саҗидә!) минем бөтен язмышымны 180 градуска борды да куйды. 5 сентярбь иде. Саҗидә Закир кызы тиз арада Киндерлегә барырга кушты. Сигезьеллык мәктәптә тарих, физкультура, черчение, рәсем дәресләрен укытырга тәкъдим ясады. Ә мин бит Ключида 2 ел эшләргә тиеш идем. Тимофей Павлович: «Әйдә, Шамил, кит, хатының белән бергә бул», - диде. Мин шулай тагын җәяү Киндерлегә киттем. Хезмәт кенәгәсе дә конторда калды. Түбән Тәүде районы мәгариф бүлеге мине вакытлыча эшкә урнаштырды. Мин соңыннан Ключига барып исәп-хисапны ясаттым. Шулай итеп гомерлеккә Киндерле мәктәбе укытучысына әверелдем.

1962 елның 6 сентябрендә үк мәктәптә эшкә керештем. Коллектив җылы каршы алды. Кайбер укытучылар белән инде танышып өлгергән идем: Тайбә апа Гайнуллина, Хәрирә апа Фазлуллина, Нәбиулла абый Гайнуллин, Венера, Мөнирә Шәмсетдинова. Мин себер татарлары диалектында сөйләшә идем, укучылар рәтләп аңламагач, рус телендә сөйләштем. Миңа укытырга 30 сәгать бирделәр. Әле кичке укуны да укыта идек. 7 сыйныфның класс җитәкчесе булдым. Анда Зөфәр, Фатыйх Фазлуллиннар, Рифгать Әхтәриев, Раил Шаматов (авыру сәбәпле утырып калды), Асия Сабитова, Мансура Кәримова, Мәликә Ибраһимова, Зәйнәп Бакиева, Нурдидә Болтасова, соңыннан Шәрәфетдин абый Латыйповның сеңелесе Зилә килде, укыдылар. 8 сыйныфка күчкәч, алар тагын 9 гына калдылар.

Киндерле мәктәбендә Кыткүл, Бухарин авыллары балалары да укыды. Ул вакытларда бу авылар зур, күп халыклы иде. Авыл «Киров» колхозына керде. Рәисе – Шәфигулла абый Бикчәнтәев иде. Хатыны белән хәзер без яши торган йортта торалар иде. Бухгалтер – Гайфулла абый Фазлуллин, хисапчы – Фәһим Фәизов.

Хикмәтулла абый Хәлиловлар урамы юк иде. Анда Хәпүш әкә Әсәдуллин йорты белән ясле генә бар иде. Риза абый Сәйдуллиннарга параллель елга буенда бер урам бар иде. Анда Әйтбикә апа Шаматова, Зәкәрия абый Айтумбитовлар, Рәйханә апа Сәйдуллиналар яши иде. Ул урам яныннан терлек фермасы күперенә юл үтә иде. Авыл уртасында - ток, аръякта терлек фермасы, МТМ, тегермән, электр станциясе, янгын каланчасы, агач җил тегермәне урнашты.

Зөбәрҗәт Әхтәриевлар бакчасында тавык фермасы, аръякта төлке асрау урыны, пилорама иде. Елга буенда атлар абзары булды. Идарә – Сәгъдәнә апа Бакиеваларның йортлары урынында 2 катлы йорт иде. Беренче катында йон тетә торган машина урнашкан иде. Икенче катында Хәмзә абый Фазлуллин гаиләсе белән яшәде.

Саҗидә, Рәшидә, мин фатирдан фатирга йөри башладык. Башта Сәйфетдтин абый Ибраһимов йортында тордык. Кайнәтнең әнисе Вәсимә апа өендә, ул өйне Равилләр сатып алгач, Сәкинә Фазлуллинаның әнисе йортында 14 ел яшәдек.

Киндерледә халык яхшы, күршеләр дә әйбәт. Мәрьямбикә апа белән Хәлим абый Гыйльфановлар балаларыбызны үстерештеләр. Эш авыр, ике смена. Өйгә төшкелек ярты сәгатькә генә кайтып киләбез, караңгыга кадәр янә мәктәптә.

1963 елның ноябрендә беренче балабыз - кызыбыз Талия туды, алар безнең 5әү үстеләр. Хуҗалыгыбыз булмады, бөтен әйберне сатып алдык. Соңыннан каенатабыз сыер, сарыклар бирде, күп итеп бәрәңге утырттык.

Саҗидә Закир кызы 1962 елның азагында Эске егете Акмал Хәйруллинга кияүгә чыкты. Чугунаево мәктәбенә укытырга 1964 елны китте. Безнең булачак кияү - уллары Дамир 1963 ел азагында Киндерледә туды.

Киндерле мәктәбенә директор итеп Мөнирә Шәмсетдинованы билгеләделәр. Мин читтән торып институтта укуымны дәвам иттем. Мәктәптә укыту шартлары авыр, китаплар юк, минем йөкләмә 35 сәгатькә җитә иде. Эш хакы түбән, класс җитәкчелек белән 75 сумга җыела иде. Ә бит Ключида 146 сум ала идем. Елына 2 мәртәбә сессия, кышын 10 көн, җәен 21 көн, Төмәндә яшәргә акча кирәк. Әле ярый фатир түләүсез булды, Рәшидәнең туганнарында яшәдем. Уку озакка сузылды.

1968 елны коммунистлар партиясенә алдылар. Лейтенант дәрәҗәсе бирделәр, запастагы офицер иттеләр. Миңа 30 яшь.

1972 елның январенда, ниһаять, Төмән дәүләт университетын тәмамлап, тарих укытучысы дипломын алдым. Шул ук елны Мөнирә декретка чыгып китте, мине мәктәп директоры итеп билгеләделәр. Директорлык, югары белем, 10 ел хезмәт стажы булгач, эш хакым 254 сумга күтәрелде. Ләкин директор булып озак эшләргә язмаган. 1973 елның көзендә ашказаны авырта башлады.

1974 елның май аенда Төмәннең онкология шифаханәсенә кереп яттым, 6 июньдә авыр операция булды. Ашказанны бөтенләй кисеп алдылар, II группа инвалидлык бирделәр. 1975 елның 1 сентябрендә кабат балаларны укыта башладым. Башта - 7, аннары 13 сәгать, ә инвалидлыктан чыгарылгач, тулысынча укытым киттем.

Директор итеп Төмән дәүләт университытын тәмамлаган яшь егет - Фәһим Хәмидуллинны куйдылар”.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА язып алды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836