Ноябрь 2025 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Яркәү округы, Кызылъяр авылында яңа мәктәп ачылды.
Тантананы район җитәкчесе Евгений Золотухин башлап җибәрде. Бәйрәмдә Яркәү муниципаль округы җитәкчесе Людмила Еремеева, Плеханово авыл башлыгы Николай Брагин, «ЮСК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең өлкән инженеры Андрей Глушков, Кызылъяр мәктәбен тәмамлаган хөрмәтле шәхес Рамай Сөнгатуллин, ветеран укытучылар, ата-аналар, авыл халкы булдылар.

Мәктәп бинасы зур, ике катлы итеп, 60 укучы өчен төзелгән. Иркен спорт, конференц залы, заманча җиһазланган кабинетлар, спорт мәйданы һәм бик күп уңайлыклар бар. Әлегә районда мондый беренче мәктәп.
Губернаторыбыз Александр Моор видео аша авылдашларыбыз белән әңгәмә үткәрде. Балалар, укытучылар, ата-аналар чын күңелләреннән губернаторга рәхмәтләрен белдерделәр. Дөньяда, илебездә тынычлык һәм иминлек булсын, яңа мәктәбебезнең рәхәтен күреп яшәргә язсын!

Клара ГАЙДЕЛЬШИНОВА,
Яркәү округы, Кызылъяр авылы.
Рәсемнәрдә: яңа мәктәп ачылу күренешләре.