Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор белән туры элемтә 30 ноябрьдә узачак. Трансляция җирле вакыт белән 17:00 сәгатьтә башлана.
Сорауны ничек бирергә:
- Телефон аша. Кыска 122 номеры буенча кайнар линиягә шалтыратырга була.
- «ВКонтакте» челтәрендә. Александр Моорның «ВКонтакте»дагы шәхси битендә яки өлкә хөкүмәтенең рәсми төркемнәрендә туры элемтә анонсы урнаштырылган язма астында комментарий калдырырга мөмкин.
- «Одноклассники» челтәрендә. Александр Моорның «Одноклассники»дагы рәсми битендә тиешле язма астында мөрәҗәгать язарга була.
Трансляцияне кайда карарга һәм тыңларга:
- Социаль челтәрләрдә. Туры трансляция губернаторның «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм Max мессенджерындагы рәсми аккаунтларында ачык булачак.
- Телевизор һәм радио аша. Эфирны төбәк телеканаллары күрсәтәчәк һәм җирле радиостанцияләр тапшырачак.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.