Материалы

Өлкә автономиясе утырышында

последние и лучшие новости искусства в мире

48-3Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы әгъзалары Төмән шәһәре татар мәдәнияте үзәгендә очрашып, көн тәртибенә куелган сорауларны карадылар. Кунакларны өлкә автономиясе рәисе Ришад Зиганшин сәламләп, утырыш эшенә уңышлар теләгәннән соң, өлкә автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов отчет доклады белән чыгыш ясады. Ул автономия җитәкчелегендә өлкәдә, районнарда нинди чаралар узганы, аларны оештыруда кемнәр ярдәм күрсәткән, нинди уңышларга ирешелгәнен барлап үтте һәм: “Татар мәдәнияте көннәре, сабантуйлар, фәнни-гамәли конференцияләр – барысы да район, авыл хакимиятләре һәм автономияләре белән берлектә, теләктәшлектә уздырыла, һәркем уртак эшкә үзенең өлешен кертергә тырыша, бу хәл безне бик тә сөендерә. Киләчәктә дә шулай бергә, дус яшик”, - дип нәтиҗә ясады.

Өлкәдә милли мәгарифнең хәле турында тулы мәгълүматны өлкә автономиясенең мәгариф һәм фән буенча комиссиясе рәисе, профессор Хәнисә Алишина җиткерде. Ул чыгышында мәктәп укучылары арасында оештырылган өлкә олимпиадасы күрсәткечләре белән таныштырып, өлкә генә түгел, регионара узган бәйгеләрдә җиңүләр яулаган укучылар, аларның укытучыларын, “Ел укытучысы” исеменә лаек булганнарның исемнәрен барлап, мактау, рәхмәт сүзләрен әйтте. Шулай ук ул автономиянең ветеран укытучылар турында кайгыртуын да искәртте. Утырыш барышында “Сөләйманов укулары” белән “Зәнкиев укулары” фәнни-гамәли конференцияләрен киләчәктә бергә кушып үткәрү турында тәкъдим ясалды. Аннары яшьләр белән эшләү, аларны туплау, төрле кызыклы чаралар оештыру мәсьәләсен күтәреп, бу эшне “Яркәү районы яшьләр үзәге” оешмасы җитәкчесе Гөлфия Калашниковага тапшырдылар. 48-4Шулай ук өлкә автономиясенең сайтын булдыру турында да сүз алып барылды. Форсаттан файдаланып, “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова: “Редакциянең керем планы буенча безгә түләүле материаллар, котлау-игъланнар кабул итәргә туры килә. Шуны дөрес аңлап, безгә ярдәм иткәнегез һәм шулай ук газетага яздыруда матди ярдәм күрсәткәнегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәм. 2018 елның беренче яртыеллыгына газетага язылу вакыты көннән-көн азая бара, шул сәбәпле, урыннарда халык белән бу мәсьәлә буенча тагын бер кабат сөйләшүегезне үтенәм”, - дип шәһәр һәм районнардан килгән автономия рәисләре һәм әгъзаларына мөрәҗәгать итте. Аннары Тимергали Мирасов яңа елга куелган эш планын тәкъдим итте, һәр пункт яңадан анализланып, өстәмәләр кертелеп кабул ителде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума