#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменских специалистов по соцработе вооружили планшетами. Регионда “Социаль хезмәт буенча участок белгечләре өчен планшет” дигән проектка старт бирелде. Әлегә ул дүрт: Төмән, Тубыл, Ялутор, Ишим районнарында һәм Ишим шәһәрендә реальләштерелә. Планшет ярдәме белән белгечләр авыл халкына электрон төрдә дәүләт хезмәте күрсәтүен рәсмиләштерергә, шулай ук табибка язылырга, коммуналь-торак хуҗалыгы уңайлыклары өчен түләүләрне мобиль үзләштерүдә булышачаклар. Проектта 27 белгеч катнаша. Алар региональ информацион-мәгариф үзәгендә алдан укулар үткәннәр.

* * *

“Рисуй и выздоравливай!” Төмәннең “Тормыш буяулары” проекты волонтерлары һәр атна 1нче һәм 2нче өлкә клиник шифаханәләрендә озак дәваланучы сабыйлар өчен иҗади мастер-класслар уздыралар. Бүгенге көндә командада 15 кеше. Шифаханәләргә балалар янына барыр алдыннан волонтерлар интенсив тренинг үтәләр, җитәкчеләр белән аралашалар, аннары бөтен команда белән арт-укуларның программасын әзерлиләр. Мәсәлән, алар балалар белән рәсемнәр ясыйлар, катыргыдан, кәгазьдән әйберләр эшлиләр.

* * *

Впереди – новое развитие. Төмән һәм Кытай индустриаль-энергетик университетын төзиячәкләр. Төмән индустриаль университетында моның һәм Кытай, Россиянең академик мобиль югары уку йортлары турындагы килешүгә кул куелды. Төмән индустриаль университетында Кытайдан 70кә якын студент укый. Күпчелек безнең белән берләшеп Кытай нефть университеты программасы буенча белем ала. 2018-2019 елларда Янцзы университеты базасында Кытай-Россия индустриаль-энергетик институтын төзүгә әзерлек бара. Кытай кунаклары ике көн буена мәгариф программасы, яңалыклар, югары уку йортының потенциалы белән таныштылар. Бу хезмәттәшлек дөнья дәрәҗәдә сыйфатлы кадрлар белән тәэмин итеп, нефть һәм газ тармагына яңа үрләргә чыгарга булышачак дип өметләнәләр.

* * *

На обеспечение безопасности производственных процессов. DANON компаниясе җитештерү процессларында куркынычсызлык тәэмин итү өчен Ялутор сөт комбинатына 15 млн сум акча җибәрде. Укыту семинарларыннан тыш, оешмада махсус аппаратлар, униформа, биеклектә эшләү өчен линияләр, промышленность җиһазларын ремонтлау буенча станцияләр сатып алына.

* * *

Тюменские автоинспекторы посетили Перинатальный центр. Алар бирегә Аналар көне уңаеннан әниләрне яңа туган сабыйлары белән котларга һәм нәниләрне беренче тапкыр ук машинада йөртер өчен балалар автолюлькаларын күрсәтергә килделәр. ЮХИДИ (ГИБДД) хезмәткәрләре яшь аналарга күргәзмә күрсәттеләр һәм автомобильләрдә махсус балалар тотып калу корылмаларын, сабыйларны йөртү өчен куркынычсызлык системасын куллануның мөһим икәнлеген сөйләделәр. Полиция хезмәткәрләренең чакыруына медицина хезмәткәрләре дә кушылдылар. Алар пациентларга әни булу шатлык кына түгел, ә җаваплылык та икәнлеген искәрттеләр.

* * *

Власти планируют запустить электрический автобус накануне зимы. Төмәндә төп яңалыкны презентациялиләр. 10 санындагы яңа транспорт Аэропорт-Тимер юлы вокзалы-Автовокзал маршруты буенча йөриячәк. Электробусны кору өчен махсус рәвештә ике нокта әзерләнәчәк. Түбән температура шартларында транспорт үзен яхшы яктан күрсәтсә, бу тармакны үстерәчәкләр.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836