#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Бай тарихлы 15 мәктәп юбилеен каршы алды

последние и лучшие новости искусства в мире

48-2Үзенең 100 еллык юбилее уңаеннан Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе 23 нче ноябрь көнне актлар залына кунаклар җыйды. Аларны шәһәрнең мәгариф комитеты рәисе Наталья Белышева, өлкә мәгариф департаменты белгече Ольга Гроо, ТОГИРРО проректоры Наталья Милованова, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек итү секторы мөдире Гөлия Мусина, мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин бәйрәм белән котладылар. Аннары делегатлар “Мәдәниятләр диалогы: мәктәпнең мультикоммуникатив белем бирү мохите шартларында сөйләм теле мәдәниятен үстерү һәм формалаштыру” темасына регионара фәнни–практик конференция кысаларында узган “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә катнашучыларның дәресләрен карадылар. 

Монда жюри рәисе филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина, әгъзалары - филология фәннәре кандидатлары Халидә Кирамова һәм Гүзәлия Муллачанова, педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Асия Зимагулова, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының регионнар белән хезмәттәшлек итү секторы мөдире Гөлия Мусина, Казанның Советский районының милли мәгариф буенча методисты Илвера Касыймова бәйгенең критерийлары буенча укытучыларның иҗади хезмәтләренә бәя бирделәр. Бер үк вакытта дискуссия мәйданчыкларында барган “Мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасында коммуникатив сөйләм теле стратегиясе”, “Белем бирү киңлегендә мәдәниятара коммуникация, этник тәңгәллек, мәдәният, тарихи хәтер” темаларына яңгыраган чыгышларны тыңлап катнашучылар фикерләре белән уртаклаштылар.

48-4Роза Ишкулова: Мин Лайтамак мәктәбеннән килдем. Проектлар бик актуаль, кызыклы булды. Чыгышлар уңай тәэсирләр калдырды. Укучыларны аралашырга өйрәтү, татар теленә, әдәбиятка, сәнгатькә тарту кебек яңа юнәлешләр белән таныштык”.

Әлфия Мостафина: ”Без Казан шәһәреннән килдек. Мондый конференциядә дүртенче мәртәбә катнашабыз. Татар теле, әдәбиятын өйрәнүгә мөмкинлекләр булдыра алган җитәкчеләргә, конференциядә катнашучыларга уңышлар телибез. Бу проектларның эшчәнлеген үз практикабызда да кулланырбыз дип планлаштырабыз. Миңа Банисә Ниязова алып барган, Гөлшат Дәүләтбаеваның 2 сыйныф укучылары уйнаган, аларның әти-әниләре белән бергә оештырган курчак театры бик ошады. Монда төрле милләт балалары татар халык әкиятен күрсәттеләр. Бердәмлектә, дус-тату эшләгәннәрен, балаларны кызыксындыра алганнарын күрдек”.

Суфия Кадыйрова: ”Мин Тубылның Н.Лицман исемен йөрткән гимназиясеннән килдем. Бездә татар теле һәм әдәбияты укытылмаса да, укучыларны өчен дәрестән тыш чараларда этник тәңгәллекне формалаштыру темасына чыгыш ясадым. Классымда төрле милләт балалары укыйлар, без күпмилләтле шәһәрдә яшибез. Шуңа халыклар мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәтләргә өйрәтергә тырышабыз. Конференция барышында эшләгән һәр проект кызыклы, эчтәлекле, үзенчәлекле булды”, - диде.

48-2Аннары делегатлар игътибарына 15 нче мәктәпнең тәҗрибәле укытучылары мәктәпнең 100 еллыгына багышлап әзерләгән презентацияләрен тәкъдим иттеләр. Укучылар сәхнәләштерелгән күренешләрдә уйнап, театр яратканнарын, мәктәпнең тарихын яхшы белгәннәрен, сугыш чорындагы мәктәп тормышын күрсәттеләр. Укытучылар җитәкчелегендә укучыларның фәнни эзләнүләре, шахмат юнәлешендә катнашулары, робототехника белән кызыксынулары төрле чыгышлар аркылы күрсәтелде. Әлеге бүлек юбилей уңаеннан чыгарылган “Иртеш - минем язмышым” дигән китап презентациясе белән йомгакланды.

Бәйрәм тантанасы концерт һәм котлаулар белән дәвам итте. “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты” укытучысы һөнәри бәйгесенең җиңүчеләрен жюри рәисе Хәнисә Чәүдәт кызы игълан итте. 1 урынга - Азалия Габдрәхимова (уртадагы рәсемдә) (Төмән районы, Муллаш мәктәбе), 2 урынга - Алсу Кучумова (Вагай районы, Усак мәктәбе) һәм Динара Нуруллина (Вагай районы, Юрмы мәктәбе), 3 урынга - Лена Ильясова (Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе) һәм Римма Әбүталипова (Төмән районы, Каскара мәктәбе) лаек булдылар. 1 урынга лаек булган Азалия Габдрәхимова Казанда Россия күләмендә үтәчәк бәйгедә катнашачак. Хәнисә Чәүдәт кызы мәктәпкә күренекле шәхесебез, язучы Якуб Камали улы Зәнкиевнең исемен бирергә кирәк дигән тәкъдим кертте. Бер гасырлык белем учагын юбилее белән шәһәр башлыгы Владимир Мазур, шәһәр Думасы депутаты Наталья Зольникова, өлкә Думасы депутаты Владимир Майер исеменнән Валентина Беспалова, район хакимияте башлыгы урынбасары Марат Бакиев, өлкә милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришат Зиганшин, өлкә мәгариф һәм фән департаментыннан котлаулар, бүләкләр, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, сертификатлар тапшырдылар.

ТРның мәгариф һәм фән министрлыгыннан Гөлия Мусина, Бөтендөнья татар Конгрессыннан килгән профессор Дамир Исхаков Рәхмәт хатларын һәм күчтәнәчләрен юбилярларга тапшырдылар. Казан кунаклары Тубыл шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятын укытуда уңай шартлар булдырган шәһәр хакимиятенә рәхмәтләрен белдерделәр. Котлаулар 15 нче мәктәп укучыларының чыгышлары белән үрелеп барды. “Сүзге” вокал, “Илһам” бию ансамбльләренең чыгышларын тамашачылар алкышларга күмделәр.

48-1Энҗе Вәлиева: ”Без Себергә Казан шәһәреннән теләп, сокланып киләбез. Монда үз татарларыбыз яши. Безнең көйләребез, җырларыбыз, телләребез уртак. Киләчәк буынны мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез белән таныштыру безнең бурычыбыз. Сәхнәдә тарихи вакыйгаларны уйнаган мәктәп укучыларына, укытучылары Нурилә Шамратовага, материалларны туплаган өлкә мәгариф музее җитәкчесе Равилә Кутумовага, талантлы укучыларның чыгышларын әзерләүчеләргә, җитәкчеләренә киләчәктә дә уңышлар телибез”, - диде. Бай тарихы булган, күренекле шәхесләр тәрбияләгән, татар дөньясына танылган 15 нче мәктәп 24 нче ноябрь көнне мәктәпне тәмамлаучылар, төрле елларда эшләгән хөрмәтле укытучыларын кабул итте. Өлкән яшьтәге кунаклар шатлыклы күз яшьләрен тыя алмыйча хәтерләрен яңарттылар, остазларына, беренче укытучыларына чәчәкләр бүләк иттеләр. Һәр кунакны ачык йөз белән өлкә милли мәгариф музеенда каршы алдылар. Алар өчен презентация, проектлар, түгәрәк өстәл артында әңгәмә, бәйрәм концерты, чәй табыны оештырылды.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836