#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Александр Моор: активное жилищное строительство в регионе будет продолжаться. Төмән өлкәсендә торак төзелешен үстерү өчен шартлар тудыру буенча актив һәм максатка юнәлдерелгән эшләр бара. Яңа җир участоклары әйләнешкә керә, инженер инфраструктуралар оеша, административ киртә ликвидацияләнә. “Безнең эшебез нәтиҗә бирә. 4 елда 7 миллионнан артык квадрат метр торак эксплуатациягә тапшырылды. 2014 елдан 12 мең гаилә торак шартларын яхшыртты”, - дип сөйләде өлкә губернаторы А.Моор.

* * *

Школьники из Тюмени приняли участие во всемирной олимпиаде. Күптән түгел Таиландта “Ризыкның әһәмияте зур” исемле робототехника буенча Бөтендөнья олимпиадасының халыкара этабы уздырылды. Безнең регионны Төмән физика-математика мәктәбе тәкъдим итте. Балалар финалга Филиппинда үткән Бөтендөнья робототехника олимпиадасы этабында яулаган “бронза” ярдәме аша уздылар. Катнашучылар җир асты байлыкларын саклаучы җир эшкәртүне үстерү, азык-төлекне яхшырту өлкәсендә уйлап тапкан әйберләрен күрсәттеләр.

* * *

В Тюмени состоялась выставка-презентация предприятий АПК “Золотая осень–2018”. Бу көннәрдә төмәнлеләр һәм шәһәр кунаклары регионның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең казанышларын бәяләделәр. Зур холдинглар һәм кече хуҗалыкларның продукцияләре “Төмән ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә тәкъдим ителде. Азык-төлек һәм промышленность эшкәртү оешмалары үзләренең продукцияләрен “Сөт”, “Ит”, “Балык” тармаклары, “Кошчылык”, “Яшелчәләр һәм кыргый үсемлекләр”, “Эчемлекләр” секторларында күрсәттеләр. Мәсәлән, “Рощинский” оешмасы йорт куяннары үрчетә, продукциясен Уралда гына түгел, Ерак Көнчыгышта да реальләштерә. “Ясень-Агро” компаниясе югары сыйфатлы ит продукциясе өчен зур бүләкләргә лаек булган. “Кошчылык” стендына Боровский, Пышма кошчылык фабрикалары, ПРОДО Төмән бройлеры” компаниясе үзләренең әйберләрен куйганнар.

* * *

“Тюменский бройлер” вновь на вершине международного рейтинга. “ПРОДО Төмән бройлеры” кошчылык фабрикасы кош ите җитештерүче халыкара рейтингында үзенең лидер позициясен ныгытты. Дубайда узган форумда Төмән оешмасы коллективына “Ross 140” элиталы клубының чираттагы сертификатын бирделәр. “Безнең бүген 153 чеби – дөнья дәрәҗәсе күрсәткече. Бу – Россиядә иң уңышлы нәтиҗә, моның буенча дөньяда иң яхшы унлыкка кердек”, - дип сөйли оешманың генераль директоры.

* * *

Спортивная школа Луизы Носковой претендует на Национальную спортивную премию. Чаңгыда узышу һәм биатлон буенча Луиза Носкованың Олимпия резервындагы өлкә спорт мәктәбе “Россия өмете” спорт премиясенең шорт-битенә (лист) керде. 2018 елда шушы спорт мәктәбенә 5 ел тулды. Мәсәлән, 2014 елны шушы спорт мәктәбен тәмамлаучы Денис Спицов чаңгы узышуы буенча Олимпия уеннарында өч тапкыр призлы урынга лаек булды.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836