#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кылган игелеге, ярдәме сокландыра

последние и лучшие новости искусства в мире

48-2Мәрвәр Закир кызы Абайдуллина Казанлы авылында күп балалы гаиләдә туа. Әти-әнисенең шатлыгы булып туган кыз кече вакытыннан аралашучан, хезмәт сөючән булып үсә. Мәрвәр өй эшләрендә ярдәмчел була, мәктәптә “4” һәм “5”ле билгеләренә укый. Тырыш, актив кыз татарча шигырьләр сөйләргә, җырларга ярата. Мәрвәр мәктәпне тәмамлап, шәһәрдә зур оешмада бухгалтер булып эшләргә хыяллана. Кулына аттестат алгач, Мәрвәр Төмән кооператив техникумына укырга керә. Аннары читтән торып Төмән дәүләт архитектура һәм төзелеш академиясендә белем ала. Үзенең күңеленә хуш килгән - бухгалтер һөнәрен сайлаган якташыбыз 30 елга якын Тубыл шәһәренең иң зур оешмасы - ТЭЦта эшли.

Гади бухгалтер, аннары баш бухгалтерның урынбасары Мәскәүдә, хәтта чит илләрдә белемен күтәрү курсларында укый, һөнәри бәйгеләрдә катнаша, тәҗрибә туплый. Аның гомер юлы шатлыклар, сынаулар, кыенлыклар белән үрелеп бара. Авырлыкларны һәрчак җиңеп чыккан Мәрвәр ханым ике улының киңәшчесе, оныкларының таянычы һәм яраткан әбиләре дә. Үзе турында: ”Күп еллар шәһәрдә яшәдем, гомеребез эштә узды. Татар газета-журналлар яздырмый идем. Балалар үсте, оныклар була башлады. Аларның киләчәге турында уйлыйм. Дини бәйрәмнәрне үткәрәбез. Соңгы елларны “Яңарыш”ны яздырабыз, яратып укыйбыз. Үземнең эшемдә лаеклы ялга чыгар алдыннан эштә кыскартулар булды. ТЭЦны “Фортум” оешмасына саттылар, аннары “Сибур”га күчерелде. Безгә башка эшне үзләштерү кирәклеген белдерделәр. Гомер юлымдагы бу үзгәрешләрне дә лаеклы үтәп чыгарга булдым. Шәхси эшмәкәрлек юнәлеше белән кызыксынып, улымның тырышлыгы һәм эшчеләрнең ярдәме белән, зур булмаган кунакханә төзедек. Әлегә, Аллаһыга шөкер, дип әйтәм. Улларымның гаиләләре, оныкларым Тимир белән Мәликәм исән-сау булсыннар”, - диде. Уфтанмыйча шәхси эшмәкәрлек хезмәтен башлаган якташыбызның дәрте ташып тора. Шәхси хезмәткәрнең эше җиңел булмаса да, аның кешеләргә кылган игелеге, ярдәме соклануга лаек. Туган авылына хәленчә ярдәм итә. Тубыл шәһәре һәм районыбыздагы мәчетләргә “Яңарыш”ны яздырды. Ул: “Без татар авылларыннан чыккан кешеләр. Туган телебездә сөйләшәбез, телебезне яратабыз. Киләчәгебез турында уйлап яшик. Милләттәшләребез “Яңарыш”ка даими язылып торсыннар иде. Өлкә вакыйгаларын чагылдырган кызыклы, файдалы мәкаләләргә бай булган “Яңарыш”ка озын гомер телим”, - диде Мәрвәр ханым. Игелекле якташыбызга без дә шәхси хезмәтендә уңышлар телибез. Эшләгән изге эшләре, үзләренә көтелмәгән куанычлар китерсен.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836