“Саз” ансамбле 10 еллыгын бәйрәм итте

последние и лучшие новости искусства в мире

48-21Өлкәдә генә түгел, регионара бәйге-фестивальләрендә югары урыннар яулап торган “Саз” фольклор-этнографик ансамблен 10 еллык иҗат кичәсе белән тәбрикләр өчен 30 ноябрь көнне җыр-моң сөйгән милләттәшләр Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгенә җыелдылар. Белгәнебезчә, “Саз” ансамбле 2009 нчы елда Түбән Тәүде районы, Тарман авылында күренекле музыкант Җәгъфәр Касыймов җитәкчелегендә эшләп башлады һәм бик күп казанышлар яулап өлгерде. Ә соңгы елларда ансамбль җитәкчесе вазифасын Екатерина Әхмәтҗанова башкара, ә музыкаль җитәкчесе итеп шулай ук танылган музыкант, оркестр-кеше Әбүзәр Миннебаев билгеләнә.

Бүгенге көндә дә яңа состав ирешкән абруйларына тап төшермичә, лаеклы рәвештә себер татарларының гореф-гадәтләрен саклау, үстерү буенча бик тырышып эшли. Күптән түгел генә алар Казан шәһәрендә узган “Түгәрәк уен” Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә катнашып 1 нче дәрәҗәдәге лауреат дипломын отып кайттылар.

48-20Концерт барышында юбилярларны котларга килгән кунаклар матур җырлар, бүләкләрен җиткерделәр. Төмән шәһәр себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин Бөтендөнья татар Конгрессы исеменнән ансамбльгә, җырчылары – Зөлфирә Хәмидуллина, Разия Муллакова, Зөлфирә Абдразакова, Кафия Балдашовага Рәхмәт хатлары, ә ансамбль җитәкчесе Екатерина Әхмәтҗановага “Халыклар Берлеге” медале тапшырды. “Саз” ансамбле дә үзләренең репертуарларыннан иң матур чыгышларын тәкъдим иттеләр. Тамашачылар һәркемнең чыгышын көчле алкышларга күмделәр. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” газетасы битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума