#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Себер татар җырлары тупланган диск дөнья күрде

последние и лучшие новости искусства в мире

48-19“Әмәл” себертатар көйләре” дип аталган җырлар дискын тәкъдим итү кичәсе 28 нче ноябрь көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә, өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе һәм мәдәният үзәге хезмәткәрләре ярдәме белән оешкан рәвештә һәм бик күңелле үтте. Әлеге җырлар дискын филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин чыгарды. Себер татар халкының борынгы, онытылып барган җырларын туплап, дискка яздыру турында ул Төмән дәүләт университетының татар бүлегендә укыткан елларда хыяллана. Мәдәниятебезгә гашыйк, сәләтле, милләт җанлы студентларны җыеп “Әмәл” ансамблен булдыра. Алар өлкәнең татар авыллары буйлап йөреп, халык җырларын өйрәнәләр.

Ансамбль хәтта регионара фестиваль-бәйгеләрендә катнашып, лаеклы урыннарга ирешә. Әмма студентлар уку йортын тәмамлап, төрлесе төрле якка тарала, шулай ансамбль дә таркала. Максим Александр улы башкарган хезмәтләрен югалтмас өчен әлеге җырларны дискка тупларга була. Бу эш 7 ел дәвам итә.

48-18Чараны җирле шагыйрә, филология фәннәре кандидаты Мөнирә Хөснетдинова бик оста алып барды. Дискка кергән 10 җырны Земфира Шәрипова, Рузилә Речапова, Альбина Бикинәева, Данил Замонов башкардылар. Аларның чыгышларына ямь өстәп Мөнирә Хөснетдинова себер телендә язылган үзенең, Клара Кучковская, Галия Абайдуллинаның шигырьләрен укып барды. Кичә ахырында Максим Сагидуллин дискны чыгаруда ярдәм иткән якташларына, чарага килгән кунакларга рәхмәтен белдерде, себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүзия Марганова Рәхмәт хатлары тапшырды. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” газетасы битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836