#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Себертатар теле көне бәйрәмендә

последние и лучшие новости искусства в мире

48-16Себертатар теле һәм мәдәнияте бәйрәме кысаларында Төмән шәһәренең себертатар милли-мәдәни автономиясе “Себертатар теле – Евразиянең борынгы теле” дигән тема буенча түгәрәк өстәл уздырды. Өлкәбезнең төрле почмагыннан җыелып килгән мәртәбәле кунаклар башта “Себер пайлыгы” дип аталган күргәзмә белән таныштылар, аннары “Себер татарларының мәдәнияте һәм тарихы” дигән экскурсиядә булдылар. Түгәрәк өстәлне филология фәннәре докторы, профессор Хәбибә Шагбанова алып барды. Кунакларны сәламләп шәһәр себертатар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина чыгыш ясадылар.

Түгәрәк өстәл янында сөйләшүдә язучы, журналист, Россия язучылар берлегенең Төмән регионара бүлеге рәисе Леонид Иванов, күренекле актив җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитов, тел белгече Бәхтияр Агишев, Мәскәү шәһәрендә яшәүче якташыбыз, туган якны өйрәнүче Әлмирә Сажина, өлкә фәнни китапханәсе хезмәткәре Гөлнур Әхмәтова катнаштылар. Алар телебезне, мәдәниятебезне саклау, үстерү, туган якны, нәсел шәҗәрәсен өйрәнү, өлкә китапханәсендә себер татарлары турында нинди китаплар барын, мәктәпләрдә туган тел дәресләре нинди хәлдә укытылуы турында сөйләделәр, сорауларга җавап бирделәр. 48-17Чара барышында үзешчән шагыйрь-шагыйрәләребез – Галия Абайдуллина, Фәрит Ермышев, Хәлил Вагайлы себертатар телендә язган шигырьләрен укыдылар. Очрашу ахырында Динар Марсель улы “Себер пайлыгы” күргәзмәсендә катнашкан Нэля Фәйзуллина (Ямбай авылы музее), Диана Шамратова, Альбина Әфлитунова (Шыкча авылы), Динара Хәмитова, Нэлли Долгова, Алсу Мамкинага һәм әлеге чараны оештыруда ярдәм иткән милләттәшләргә Рәхмәт хатлары өләште. Аннары резолюция кабул ителде. Түгәрәк өстәл янында сөйләшүләр тәмамланганнан соң, кунаклар “Себер пайлыгы” күргәзмәсенә дип әзерләнгән милли ризыкларны тәм-том иттеләр. (Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” газетасы битләрендә укырсыз”).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836