#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сез безнең пар кошыбыз, ике куанычыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең балаларыбыз Төмән районы, Ямбай авылында яшәүче Гөлнара Фәршат кызы һәм Альберт Мөхәммәтгали улы Алтынгузиннар 1999 елның 26 ноябрендә һәркемебезнең фатихасын алып, олы тормыш юлына бастылар. Ике йөрәкне бергә кушып гомер итүләренә 20 ел вакыт үтеп тә киткән.

Әти буларак, Альберт Мөхәммәтгали улы балаларына һәр эшне үз кулы белән эшләп дөнья коруын, үзенең абыйсы, энесе белән бердәм булып, үрнәк итеп күрсәтеп яши.

3 нче классны “5”легә генә тәмамлап килгән бала, февраль аенда әтиемне соңгы юлга озатырга авылга кайттык. Соңыннан үзебез Түбән Варта шәһәренә кайтып киттек. Альбертымны калдырырга мәҗбүр булдым, әниемә иптәш кирәк иде. Нечкә күңелле, намуслы бала бик сагынып яшәде. Барына да түзеп, тормыш авырлыгына кечкенәдән үк чыныкты, йомшак фигыльле, күркәм холыклы, эшчән бала булып үсеп җитте. 1990 елларның акчасыз авыр мизгелләре дә студент егетнең башыннан үтте. Бүгенге көндә Гөлнара Фәршат кызы белән татар халкына хас булган дөрес тәрбия биреп ике малай үстерәләр.

Гөлнарабыз да сынатмый, өендә дә өлгерә. Бакча тутырып бәрәңге, җиләк-җимеш, яшелчәсен дә утырта. Ишегалдында чәчәкләр дә күңелне шатландыра. Җәй буе үстереп, көзгә кергәч, гаиләм ярата дип, яшелчәләрдән кыш буена җитәрлек итеп кабымлыклар әзерли. Безне дә (каенана, каенатасын), олыларны, үз әнкәсен дә онытмый. Аллаһының барлыгына чын күңелдән ышанып, гаиләсен үзләре үстергән хәләл ризыклары белән тәмле ашата.

Гаилә – ул сине яклый, саклый торган оя. Балалар гаиләдә генә дөрес тәрбия алалар. Альберт белән Гөлнара рухи яктан тәрбиягә зур игътибар бирәләр. Яхшылыкны начарлыктан аера белергә, кеше белән уртак тел табарга, спорт белән шөгыльләнүне дә таләп итәләр. Тормышта авыр һәм шатлыклы минутларны без гаиләбездә бергә уртаклашабыз.

Әни буларак, Гөлнара әтинең дәрәҗәсен күтәрү кирәклеген аңлап балаларын тәрбияли. Бу хәл әти белән баланы якынайта, берләштерә.

Дөньядан качып булмый, күктән акча яумый, йортларыбыз үзе төзелми. Барысы өчен дә тырышырга кирәк. Акча туплап, байлык җыеп, мактанып яшәп үстермәдек. Булганын уртага куеп, туганнар белән бүлешеп яшәгән гаиләдә үскән Альберт үзенең хатыны белән дөрес юлда. Гөлнара да әзер тормышта үсмәгән. Иптәше дөньядан киткәч, Маһирә апа 3-4 эштә эшләп, 4 баласын үзе үстерә. Балалар өйдә бер-берсенә ярдәм итеп үскәннәр. Өч егет арасында үскән Гөлнара хатын-кызлар эшен “җиңеп” торган. Алай да зирәк, акыллы балалар тырышып яхшы укыганнар, югары белем алганнар.

Гөлнарабыз “Төмән бройлеры” оешмасында эшләп, зур уңышларга ирешә. Менә өченче мәртәбә бригадасы белән бергә губернатор кулыннан тантаналы рәвештә Мактау кәгазе, 100әр мең сум премия ала.

Зур бүләкләрдән, байлыктан да кадерлерәк чын күңелдән әйтелгән ике әнкәнең изге теләкләребез, догаларыбыз гаиләгез язмышында сагышлардан сакласын, якласын. Ходаем ярдәменнән аермасын, ташламасын. Артур белән Эдгар да күркәм, тыныч холыклы, бик намуслы, тыйнак, ихлас күңелле, ярдәмчел, тырыш, оста куллы, әти-әниләре шикелле илебезгә, халкыбызга кирәкле кешеләр булсыннар.

Әниегез Маһирә НАЗМУТДИНОВА,
әти-әниегез – Мөхәммәтгали, Ания АЛТЫНГУЗИННАР,
Төмән районы, Турай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836