Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Компании региона презентовали свою продукцию на мировых электронных площадках. Шушы көннәрдә дөньяның эре электрон сәүдә мәйданнарында Төмән предприятиеләренең аккаунтлары (шәхси кабинет) барлыкка килде. Экспорт юнәлешле җитештерүчеләргә өлкә “витринасын” оештыруда Төмән өлкәсе экспортка ярдәм итү үзәге булышты. Тагын да сигез аккаунт дөньяның 33 иле белән эшләүче платформада барлыкка киләчәк. Тиздән Төмән өлкәсенең экспортка ярдәм итү үзәгендә электрон сәүдә челтәрләрендә аккаунтларны урнаштыруга чираттагы гаризалар кабул ителә башлый.

* * *

В Тюменской области продолжается строительство детских садов. Регион хөкүмәтендә Төмән өлкәсенең “Мәгариф һәм фән үсеше” дәүләт программасын тормышка ашыру турында фикер алыштылар. Ел ахырына кадәр өлкәдә өч яшькә кадәрге балалар өчен 22 төркем ачылачак. Моннан тыш, Тубылда балалар бакчасы һәм Исетск районында ике балалар бакчасы ачылуга әзерләнәләр. Өлкә казнасы акчасына ясле төркемнәре шәхси балалар бакчасында барлыкка киләчәк.

* * *

В Тюменских реках стало больше рыбы. Сладковский балык хуҗалыгы быел Обь-Иртеш балык хуҗалыгы бассейнының елга системасына яшь балыкларны чыгару һәм үстерү күләмен шактый арттырган. “Транснефть-Себер” оешмасы заказы буенча Яркәү авылы янындагы Тубыл елгасына Иртеш популяциясендәге уртача 10 граммнан артык авырлыктагы яшь чөгә (стерлядь) балыгын 456 мең данәдән артык чыгарганнар. “Оцелот” сәүдә предприятиесе ассоциациясе президенты Руслан Цицкиев әйтүенчә, чөгә мәрсин (осетр) балык үрчетү комплексында үрчетелә, моның өчен анда идеаль шартлар тудырылган.

* * *

Александр Моор: предприятия, заинтересованные в развитии экспорта, получат поддержку. Төмән өлкәсе хөкүмәте авыл хуҗалыгына ярдәм итүне дәвам итә. Власть җитештерүне үстерүгә һәм яңа проектларны гамәлгә ашыруга өлеш кертүчеләргә, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиесе экспортын арттыру буенча амбициоз бурычлар куючыларга ярдәм итәргә җыена. “2019 ел нәтиҗәсе буенча, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре регионны тулысынча төп азык-төлек белән тәэмин итеп кенә калмыйлар, экспортка да продукцияне уңышлы җибәрәләр. Эшкуарлар үсәргә кирәклеген үзләре аңлыйлар, дөнья тәҗрибәсен өйрәнәләр, производствоны яңарталар”, - дип сөйләде губернатор.

* * *

Моор объявил следующий год Годом сельского предпринимательства в Тюменской области. 2019 елда Төмән аграрийлары 1,5 млн. тоннадан артык ашлык җыеп алдылар һәм 2018 елгы рекордны узып, Урал федераль округында беренче урынны яуладылар. 2019 елда өлкә яшелчә уңышы буенча илебездә лидер булып тора. Төмән предприятиеләре продукцияне дөньяның 90 иленә озаталар. Өстәвенә, 2019 елның беренче яртыеллыгында регионның авыл хуҗалыгы оешмалары 13 млн. доллардан артык продукцияне экспортка озатты – үсеш 2018 ел белән чагыштырганда 30% тәшкил итте.

* * *

Для пассажиров появились поезда нового поколения. 2019 елның декабреннән төмәнлеләр Екатеринбургка “Карлыгач” исемле яңа буындагы поездларда китә алачаклар. Поездларның хәрәкәт итү графигы 8 декабрьдә старт ала. “Карлыгач” өлкәара яңа электр поездлары биш вагонлы, утыргычлар белән тәэмин ителгән. Шул ук вакытта вагоннар Россия климат үзенчәлекләрен исәпкә алып проектланган, аларда оптималь климат саклана, мобиль җайланмалар өчен розеткалар, шулай ук габаритлы багаж һәм биотуалетлар урнаштыру өчен мәйданчыклар ясалган. Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнарга аерым игътибар бирелгән, вагоннарда инвалид коляскалар өчен урыннар бар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума