#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Һәр балага гаилә кирәк

последние и лучшие новости искусства в мире

48-1Тубыл районы, II Вагай авылында яшәүче Мөхәммәтуллиннар төрле сәбәп белән әти-әни назыннан мәхрүм булган унике баланы үз канатлары астына сыендырган гаилә. Бу гаилә турында ун ел элек язган идек. Ул вакытны Мөхәллибә апа белән Биктимер абый тәрбиясендә алты бала иде. Бүген аларның саны уникегә җиткән. Балалар рус һәм татар телендә сөйләшәләр, матур итеп бәйрәмнәрне, Коръән ашларын үткәрәләр. Гореф-гадәтләребез мондый тату, тәртипле гаиләдә сакланганын күрергә була.

Тубыл шәһәрендә яшәгәннәрендә кызлары Настя белән Катя татар теле түгәрәгенә бик теләп, татарча укырга-язарга өйрәнергә йөргәннәр иде. Хәзер инде алар унынчы сыйныфта Полуян мәктәбендә тырышып укыйлар, бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашалар. Бу тырыш, актив кызлар Казанда җәйге лагерьда да ял иттеләр. Хәзерге көндә Настя белән Катя - авылда волонтерлар, мохтаҗларга ярдәм итәләр. Мөхәммәтуллиннарның Вагай авылына күченеп килүләре, балаларның бүгенге көндәге тормышлары турында Мөхәллибә апа: ”Авылда үзебезнең тырышлыгыбыз һәм зур кызларыбыз Айгөл, Альмираның гаиләсе, кияүләребез ярдәмендә ике катлы йорт төзедек. Монда бакча утыртабыз, йорт кошларын да үрчетәбез. Йортыбыз алдында осталарны яллап балалар өчен уен мәйданчыгы төзеттердек. Хәзер безнең гаиләдә 11 кыз, бер егет үсеп киләләр. Алар Полуян авылы мәктәбендә укыйлар. Ике кызыбыз Төмән дәүләт университетының Тубылдагы филиалында югары белем алалар. Без аларны 2005 нче елдан тәрбияләп үстердек, аякка бастырдык дип әйтә алабыз. Вәлиябез күзле-башлы да булды. Никах укытып олы тормыш юлына озаттык. Аңа 22 яшь булса да, алар әле безнең белән дип әйтә алам. Хөкүмәтебез Вәлиягә, аның сеңлесе Настябызга фатир бирде. Настя медколледжны тәмамлады, югары уку йортында укуын дәвам итә. Кызларыбызның яңа фатирларына җиһазлар алырга да ярдәм иттек. Шундый шатлыклы хәбәрләргә сөенеп яшибез. Коронавирус вакытында күп вакытны өйдә балалар белән үткәрергә мөмкинлек бар. Эмилиябез 8 нче сыйныф укучысы. Ул зурлардан калышмаска тырыша, укый, кешегә ярдәмчел, волонтер. Регина белән Каринабыз дүртенче сыйныф укучылары, ә инде иң дә кечебез Измаил өченче сыйныфта укый. Ул бик батыр, күңелле малай. Апаларын, сеңелләрен яклый торган егет булып үсеп килә. Балаларга ничә яшь булмасын, аларга игътибар кирәк. Буш вакытларында өстәл уеннарын яратып уйныйлар. Шашка, домино, пазл җыю - һәркайсысының үзе яраткан шөгыле бар. Гаилә концертларын оештырабыз. Кызлар җырларга, шигырь сөйләргә, биергә яраталар. Мәктәптән өйгә бирелгән дәрес эшләрен бер-берләренә ярдәмләшеп эшлиләр. Балаларны үстерүдә безнең беренче ярдәмчеләребез – кызларыбыз Айгөл белән Альмира. Шәһәрдән кирәк-яракны китерәләр, кечкенәләргә дөрес киңәш бирәләр, булышлык күрсәтеп торалар”, - дип сөйләде.

Мөхәммәтуллиннарның гаиләсен җылы учак белән чагыштыралар. Аларның йортында булганнар җылылык хисләре тоеп чыгалар. Монда ярату, ярдәмгә килү, үрнәк булу, хезмәткә өйрәтеп үстерү, үсеп җиткәннәрен урамга чыгарып җибәрү түгел, аларга таяныч булып кала алу беренче урында тора. Мондый гаилә һәр балага кирәк.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836