Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Төбәкләрдә эшләүче татар газеталары мөхәррирләре Казанда эшлекле очрашуда булдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

48-2Казан шәһәрендә Татарстан Республикасының журналистика һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендә 23 нче тапкыр үкәрелүче «Бәллүр каләм» бәйгесе кысаларында уздырылган эшлекле чараларда “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Алсу Сәгыйтова да катнашты, шулай ук “Без - бергә” кушымтасы проекты редакторлары белән килешү төзелде, мәртәбәле бүләкләргә лаек булды.

Әлеге чаралар 19 декабрь көнне шәһәрнең “Корстон” күңел ачу бизнес үзәгендә Россия Федерациясе регионнарында чыгып килүче татар басмаларының җитәкчеләре белән очрашудан башланды. “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлыгы Айдар Сәлимгәрәев җыелган кунакларны җылы сәламләп, хәлләр белешкәннән соң, Россиядә халык санын алу алдыннан, коронавируска карамыйча, эшчәнлекне көчәйтергә, милләттәшләребезне үзебезгә тарту өчен яңа ысуллар эзләргә, бигрәк тә социаль челтәрләрдә актив эшләргә өндәде. ”Сан алу - зур эш ул. Регионнарда татарлар саны күбрәк булса, сезгә дә җиңелрәк булачак”, - диде. Һәм ул төбәкләрдә татар телендәге матбугат чаралары җитәкчеләрен ТАССРның 100 еллыгына багышланган истәлек билгеләре белән бүләкләде. “Татмедиа” акционер җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков башкарган хезмәтләренә зур бәя биреп, берничә редакциягә Рәхмәт хатлары һәм һәр мөхәрриргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән алынган ноутбукны тапшырды. Шунысы сөенечле, әлеге югары бүләк – Рәхмәт хатына газетабыз коллективы да лаек булды.

Шулай ук биредә мөһим вакыйга булып, төбәк газеталарында аена бер мәртәбә чыга торган «Без - бергә» кушымтасы белән эшне тыгыз мөнәсәбәттә дәвам итәр өчен, проект редакторлары белән килешүләр төзелде.

Семинарда Шамил Садыйков төбәкләрдәге татар матбугаты чаралары редакторларына инстаграмда аккаунтларын үстерергә, сыйфатлы аудитория җыярга киңәш бирде. Zoom кушымтасында онлайн очрашулар уздыру мөмкинлеген, ә методика, эшләү алымнары белән төрле яклап булышачакларын, инстаграм өчен махсус мәгълүмат әзерләячәкләрен әйтте. «Инстаграм ул - акча эшләү, аудитория җыю, тәэсир итү коралы. Сез хакимият өчен дә, җирле җәмгыять оешмалары өчен дә кирәк булачаксыз. Татар җәмәгатьчелеге белән яңача эшләргә әзерлек кирәк», - диде ул. Семинар барышында «Татар-информ» агентлыгы шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлева Россия төбәкләрендәге татар газеталары редакцияләрен инстаграмда аккаунтларын үстерергә өндәде, социаль челтәрләрдә эшләү үзенчәлекләре, язылучыларны арттыру нигезләрен өйрәтте. Ә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов төбәкләрдә чыга торган басмаларга, уңай һәм тискәре якларын күрсәтеп, күзәтү ясады һәм киңәшләр бирде.

Икенче көнне матбугат вәкилләре Казан кремленең Спасс манарасы каршында урнашкан, Татарстан Республикасының борынгы заманнан башлап бүгенге көнгә кадәр бай тарихы тасвирланган Милли музейда булдылар. Төшке ашны “Туган авылым” милли комплексы ресторанында ашаганнан соң, алар “Корстон” үзәгендә «ТАСС» мәгълүмат агентлыгының баш мөхәррире урынбасары Лана Самарина алып барган практик семинарда катнаштылар.

Шул ук көнне «Бәллүр каләм» бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бу чарага Россиянең 20 регионыннан 30 татар газета редакцияләренең баш мөхәррирләре чакырылган иде. Тантана барышында иң яхшы журналистлар һәм редакцияләрне игълан иттеләр. Җиңүчеләр, бүләк алучылар саны күп иде. Татарстаннан чит төбәкләрдә татар телендә чыгып килүче басмалар өчен оештырылган «Туган тел» номинациясендә «Яңа гасыр» телерадио компаниясенең Ульяновск шәһәре хәбәрчеләр пункты журналисты Рәмис Сафин “Бәллүр каләм” бүләгенә ия булды. Кызганыч, әлеге номинациядә соңгы елларда бер генә бүләк бирелә башлады. Ә бәйгенең Гран-при иясе - “Казан” журналы редакторы Юрий Балашовка Lada Granta автомобиле тапшырылды. Каләмдәшләребезне чын күңелдән җиңүләре белән котлыйбыз.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836