“Әниләргә мәдхия җырлыйк”

последние и лучшие новости искусства в мире

48-3“Әниләр көне” бәйрәме алдыннан Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев “В Контакте” челтәрендә “Себер җирендә яшәүче әниләрне данлыйк” дигән бәйге игълан итү белән катнашырга теләүчеләрдән газиз әниләре турында язмалар “ява” ук башлады. Ильяс Бакиевның: “Әйдәгез, соры ноябрь көннәрен җылы фоторәсемнәр һәм яраткан әниләребез турында дулкынландыргыч хикәяләр белән бизик”, - дигән мөрәҗәгатенә беренче булып Кулик авылында яшәүче Наталья Барсуковадан хат килгән.

Ул яраткан әнисенең язмышын тасвирлап: “Минем әби белән бабай Кулик авылына үткән гасыр башында Татарстаннан күчеп киләләр. Аларның гаиләсендә 6 бала дөньяга килә. Бераздан алар тәрбиягә тагын бер кыз алалар. Тиздән Бөек Ватан сугышы башланып китә. Сугыш елларында һәм сугыштан соң әнием Сәкинә Хәсән кызы колхоз тракторында, урман әзерләү эшләрендә эшли. Шуны күздә тотып 1948 елның 26 январенда «Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» дигән медаль белән бүләкләнә. Аннары ул ил өчен тыныч елларда хастаханәдә эшләде. 45 ел намуслы хезмәте өчен төрле медальләр белән бүләкләнде һәм Хезмәт ветераны исеменә лаек булды. Әни ике бала тәрбияләде: мине һәм абыйны. Мин һөнәрем буенча укытучы. Башта укытучы, аннары директор урынбасары, мәктәп директоры булып эшләдем. Хәзер безнең гаиләдә дә ике бала һәм дүрт онык. Кайда гына булмасын, нәрсә белән шөгыльләнмәсәк тә, без һәм балаларыбыз токым тамырларыбызны онытмыйбыз, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм мәдәни мирасын кадерләп саклыйбыз”, - дип яза.

48-2“Әнием - Рәйханә Абдулла кызы Гарипова турындагы якты хатирәләрем белән бүлешергә теләп бу искиткеч проектта катнашырга булдым. Әнием 1926 елда Кулик авылында туа, биредә башлангыч мәктәп тәмамлый. 1942 елда Кашшаф абыйсын сугышка алалар. Ул фронтта һәлак була. 1943 елда әтисен кулга алалар һәм ул бүтән гаиләгә әйләнеп кайтмый, хәбәрсез югала. Әбием - Рәбига Магжановна 3 бала белән кала һәм әниемә колхозда эшләргә туры килә. Сугыштан соңгы елларда ул урман кисүдә һәм «Коммунар» пыяла заводы өчен торф чыгару эшләрендә эшли. Аннары озак еллар сыер савучы һәм бозау караучы була. Әнием «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен», «Хезмәт ветераны» һәм юбилей медальләре, 1966 елда икенче дәрәҗәдәге «Ана медале» белән бүләкләнде. Ул беркайчан да орденнар һәм өстенлекләр турында уйламады. Аның өчен балаларның сәламәтлеге, тамаклары тук, өсләре бөтен, чиста булуы мөһим иде. Ул уңган хуҗабикә, искиткеч хатын, бик яхшы әни булды. Әнием татар телендә җырларга ярата иде. Җырлар аңа күңел күтәренкелеге, көч һәм сабырлык бирде. Үзенең йомшак характеры һәм кунакчыллыгы аркасында йортыбыз һәрвакыт дус-туганнарыбыз һәм кунаклар белән гөрләп торды. Без әниебезне бик яратабыз!” - дип яза Екатеринбург шәһәреннән Римма Сәйфетдинова.

48-1“Әнибез Роза Газизулла кызы Билалова 1944 елның 20 октябрендә Кулик авылында, күп балалы гаиләдә туа. Балачагы сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. 1951 елда ул Кулик җидееллык мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керә. 1962 елда Аслана урта мәктәбен тәмамлагач, педагогия училищесында укып, 30 елдан артык башлангыч сыйныфлар укытучысы була. Башта юллама буенча Бумаер авылында эшли, аннары Кулик авылына кайта. Укытучылар хезмәте бик четерекле, йокысыз төннәрне санап бетерерлек түгел. Безнең әни боларның барысын да кичерде. Ул мәктәптә дә, өйдә дә эшләп өлгерде. Буш вакытында кул эшләре белән шөгыльләнде, йорт мәшәкатьләрендә юаныч тапты. Хәзер әниебез лаеклы ялда, ул - педагогик хезмәт ветераны.

Өч кыз тәрбияләп үстерде. Хәзер безнең әнинең 5 оныгы, бер нәбәрәсе бар. Гаиләбезнең бердәмлеге - әниебезнең казанышы. Безнең әни һәм әби - тормышыбызда иң мөһим һәм яраткан кеше. Аның күңел җылысы, балаларга мәхәббәте һәм авылдашларына карата хөрмәте аерылып тора. Ул бик тырыш, һәр эшкә дә бетмәс-төкәнмәс энергия, зур энтузиазм белән тотына. Бакча үстерә, умартачылык белән шөгыльләнә, җәй һәм көзге айларда ишегалды чәчәкләргә күмелә. Без һәркемебез сөекле әниебез, әбиебез янына бик сагынып, күңел җылысын һәм кайгыртуын тою, тәмле камыр ризыклары белән сыйланыр өчен кайтабыз”, - дип хәбәр итә Елена Миначева.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума