Ана телеңне саклау - Аллаһы Тәгалә каршындагы бурыч!

последние и лучшие новости искусства в мире

48-1«Күкләрне һәм жирне яралтуы да, телләрегезнең һәм төсләрегезнең төрлелеге дә - Аның (Аллаһның) билгеләреннән. Һичшиксез, монда (Аллаһы Тәгаләнең бөек сыйфатларын яхшы) белгәннәр өчен билгеләр бар». Коръән тәфсире, (30:22).

Кулымда, «Яңарыш» газетасының чираттагы соңгы саны, тиражына күз салдым - 2334. Моны күреп уйга калдым һәм бик гарьләндем. Ә бит моннан 20 еллар элек бу сан 3500 була торган иде.

Тормыш ул еллар үткән саен алга барырга тиеш. Шул исәптән күрәбез - өлкән яшьтәге милләттәшләребез - татарча сөйләшә белүчеләр, газетаны яздырып, яратып укучылар ошбу вакытлы дөньядан китеп бара, ә инде яшьләребез, милләтебезне дәвам итүчеләр үз бурычларын тиешенчә аңламыйлар, үз телеңне саклау - татарча сөйләшү, аның белән соклану тиешенчә башкарылмый кала. Ахырда, уйланырлык, борчылырлык нәтиҗә күрәбез - балаларыбызның күбесе саф татар телебездә сөйләшми.

Яңарак кына ике кардәшем белән утырып сөйләшеп алдык, янымдагы «Яңарыш»ны күреп күз салдылар. «Алдырасызмы?» - дигән сорауга, «Юк», - дип җавап бирделәр. «Егетләр, газетага язылырга кирәк», - дигәч, берсе: «Мин укый белмәем куй», - дип өзеп куйды. Бераз утырып, милләт, тел мәсьәләсе, татарлыкка басым ясагач, егетләр берсүзсез онлайн гына газетага язылып та өлгерделәр. Андый күренешләр күп. Әлбәттә, берәүләр, тормыш мәшәкатенә алданып, язылырга онытып китәләр, андыйларга үз вакытында искә төшерсәң, бик яхшы, мондый хәлләрне ерак сәфәрләрдә - районнарда, авылларда очратырга туры килә. Сәфәрләрдә булган саен, ошбу мәсьәләгә игътибар итеп, күпләрне, онытып калдырганнарны, татарча укый белмәгәннәрне газетага яздырырга тырышабыз. «Укый белмәгәч, миңа ул нәрсәгә?» - дип әйтүчеләр дә бар. «Белмисең икән, әнә, анда әйбәт укый белүчеләр бар, мохтаҗлар, синең исемеңнән милләт-газета өчен өлеш булыр», - дип яздыртып куябыз. Бу эштә һәрберебез тарафыннан актив хәрәкәт кирәк. Ул вакытта гына милли үсеш алга барачак.

Бигрәк тә мөмкин хәтле гаиләдә, балалар-оныклар белән бергә, татар әсәрләрен, әкиятләрен, шигырьләрен куллану, туган телебезгә мәхәббәт уяту дигән хезмәт киләчәктә үзенең пешеп чыккан, тәмле-татлы җимешләрен бирәчәк! Инша Аллаһ.

«Тырышкан табар, ташка кадак кагар» дип, тиккә генә әйтмәгән безнең әби-бабайлар.

Ошбу бик четерек булган туган тел һәм газетага язылу мәсьәләсе, бигрәк тә, мәктәпләр булмаган авылларга кагыла. Ни өчен дисәк, андый авылларда укучы балаларны беренче класстан алып якындагы рус мәктәпләренә йөртәләр. Монда инде татар әдәбияты, татар теле дәресләре бөтенләй юк. Бәлки, өлкә мәгариф һәм фән департаменты аша татар укучы балалар булган мәктәпләрдә класстан тыш дәресләр булдыру мәсьәләсен күтәреп чыгып булмас микән? Бигрәк тә бөек татар язучыларының юбилей көннәрен, вакыт, милли темаларга кагылышлы вакыйгаларны билгеләп үтәсе иде. Башка милләттәшләрем ничек уйлыйлар икән? Аларның да фикерләрен беләсе иде.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума