Губернатор стипендиясенә лаек кыз - Ариана

последние и лучшие новости искусства в мире

48-2Бу көннәрдә Александр Моор өлкә губернаторы стипендиясенә лаек булган, фән, иҗат, иҗтимагый эшчәнлек һәм спортта уңышка ирешкән 89 студентка таныклыклар тапшырды. Алар арасында Төмән районы, Ямбай авылы кызы, газета укучыларыбызга яхшы таныш булган Ариана Гайнуллинаның булуы безне бик тә сөендерде. Ул балачактан мәктәп, район, өлкә күләмендә узган бәйге-фестивальләрдә катнашып, югары урыннар яулап торды.

Ел саен өлкәдә уздырылган “Чәк-чәк пати” бәйгесендә үзен оста хуҗабикә итеп танытты. Ариана бик тырыш, эшчән, актив кыз, күпкырлы талант иясе дә. Ямбай урта мәктәбен алтын медаль белән тәмамлады. Бүгенге көндә Ариана балачак хыялын тормышка ашырып, Тубыл педагогия институтының 4 курсында «Ике профильле педагогик белем: рус теле һәм әдәбияты» юнәлеше буенча белем ала. Төмән индустриаль университеты каршындагы “Инженер резервы мәктәбе»ндә массакүләм мәгълүмат чаралары буенча җитәкче урынбасары булып та эшли.

- Быел фәнни, иҗтимагый, иҗади эшчәнлегемдә ирешкән уңышлар һәм казанышларымны күздә тотып, уку йортым мине өлкә губернаторы стипендиатлары сафына тәкъдим итте. Моның белән мин институтның фәнни җитәкчелегенә бурычлымын. Биредә үз эшләре белән кызыксынган көчле педагоглар эшли. Алар бездә фәнгә, дөньяга, укуга, тормышка төрле яклы караш булдырырга ярдәм итәләр. 1 курстан башлап тюркология өлкәсендә фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнәм. Бөтенроссия һәм халыкара конференцияләрдә катнашып, җиңүләр яулыйм. Минем фәнни җитәкчем Гүзәл апа Фәйзуллина, 2022 елда ул Россиянең иң яхшы 3 яшь галиме исеменә керде. Нәкъ менә ул миңа татар телен, себер татарларын, аларның лингвистик үзенчәлекләрен өйрәнергә ярдәм итә. Чын педагог буларак, апа мине яңа ачышларга, шулай ук аларны тормышка ашырырга дәртләндерә, - дип сөйләде.

Ариана институтта да һәрвакыт актив эшчәнлек алып бара. Әмма иң якты һәм дулкынландыргыч вакыйга дип ул үзенең “Тубыл педагогия институтының студентлар мистеры һәм миссы” бәйгесендә катнашуын әйтә.

- Конкурста катнашырга дустым тәкъдим итте. Мин башта теләмәгән идем, чөнки кастинг көнне Казанда фәнни конференция дә иде. Тик ике көн кала, безгә конференция булмаячагын хәбәр иттеләр. Моны мин хәлиткеч билге дип фаразлап, әлеге бәйгедә катнашырга булдым. Дустым белән кастингны үтеп, 2 атна мастер-класслар, репетицияләр, сынау этапларына йөрдек. Бәйге шарты буенча бер генә репетицияне бушату да төп титулдан мәхрүм булуны аңлатты. Әмма шул көннәрдә мин Екатеринбург шәһәрендә «Би-2» төркеменең концерты булачагын белдем. «Би-2» төркеменең чыгышын симфоник оркестр белән дә ишетү минем күптәнге хыялым булганга, озак уйлап тормастан, концертка билет сатып алдым да, иптәш кызлар белән Екатеринбург шәһәренә юл алдым. Конкурс нәтиҗәләре игълан ителгәнче үк, репетициядә булмау сәбәпле, төп титул миңа тәтемәячәген белә идем. Әмма финалда мин “Вице-мисс” исеменә лаек булдым. 1 һәм 2 урынга ия булучыларга Санкт-Петербург шәһәренә сәяхәткә юллама бүләк ителде. Минем өчен көтмәгәндә икенче хыялым тормышка ашты! Финалдан соң жюри әгъзасы, «Newlookmodel» модель студиясе директоры Анна Пронина миңа «Россия студентлары мистеры һәм миссы» конкурсында катнашырга тәкъдим итте. Мин төбәк этабында җиңеп, тиздән инде, 6 декабрьдә Ставрополь шәһәрендә узачак Бөтенроссия конкурсы финалында Төмән өлкәсен тәкъдим итәчәкмен. Ә гомумән әйткәндә, бу бәйге югары нәтиҗә һәм титул яулау түгел, ә үз-үзеңне тыңлый, җаның ни теләгәнен аңлый белергә өйрәтте, һәр мизгелдә тулы тормыш белән яшәүнең мөһимлеген ачыклады, - дип сөйләде.

Уңган, тырыш, сәләтле кыз – Арианага уңышлар телик!

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума