Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Бүген мин ике әни - солдат әниләре турында сөйлисем килә. Аларның уллары безнең Карагай поселогыннан, узган елның октябрендә мобилизация буенча махсус операциягә киттеләр.
Гөлшат Азисова һәм Фатыйма Хәкимова язмышлары, характерлары төрле. Безнең Ишаирда туып-үскән булсалар да, Карагай урта мәктәбендә укыган алар. Үзләрен бер нәрсә берләштерә: алар авыр минутларда куркып калмаган, ә кулларына автоматлар алган һәм нацистлардан якларга киткән батыр уллар тәрбияләгәннәр.
Хәзер әниләргә җиңел түгел - уллары алгы сызыкта сугышкан арада алар хуҗалыкларын алып баралар, бу ике әнине хезмәт сөючәнлек тә берләштерә.
Гөлшат Рәхимчан кызы сыер савучы булып эшләгән һәм аның өендә дә хуҗалыгы зур. Ире Мөхәммәтьяр Басыйр улы белән бергә атлар, сыерлар, бозаулар, сарыклар да асрадылар, ә казлар, үрдәкләр, тавыкларны санап бетереп булмый иде. Ике еллар элек Гөлшат Азисова тол калды, әмма хуҗалыгын киметмәде. Аңа ире белән үстергән акыллы, тырыш, тәрбияле дүрт баласы булыша. Барысы да «Сургутнефтегаз» да эшлиләр, ә иң кечеләре хәзер алгы сызыкта.
2023 елның августында хезмәт иткән часть командованиесеннән Рәхмәт хаты килә, анда улының үзен намуслы, тырыш, җаваплы хәрби хезмәткәр итеп күрсәтүен һәм җитәкчеләре, иптәшләре арасында абруй һәм хөрмәт яулаганы билгеләнгән була. Район башлыгы Сергей Сидоренкодан да Гөлшат Рәхимчан кызы улын лаеклы тәрбияләгәне өчен шундый ук Рәхмәт хаты алды.
Азисовлар гаиләсенең барлык балаларында һәм хәтта оныкларында да эш сөючәнлек һәм җаваплылык беренче урында. Бу барлык грамоталарда, Рәхмәт хатларында һәм якташлар тарафыннан билгеләп үтелә.
Икенче героем - Фатыйма Насрулла кызы да лаеклы уллар үстерде: олы улы Руслан бер ел инде алгы сызыкта, кече улы Әхәт Вагайда укый.
Фатыйма Насрулла кызы Омск шәһәрендә буяучы булып эшли башлады, әтисе, туганнары турында кайгырту өчен туган авылы Ишаирга кайтты, аларның опекуны булды. Эш сөючән, һәрвакыт игелекле, тыйнак безнең Фатыймабыз якташлары һәм күп санлы туганнары арасында абруй яулады. Кунакчыл хуҗабикә дә ул, аның йорты һәрвакыт кунаклар белән тулы, өендә һәрвакыт яңа пешкән икмәк исе, өстәлендә пироглар.
«Улым - минем горурлыгым, - ди Фатыйма Насрулла кызы. - Дога кылам, өемә җиңү белән кайтачагына ышанам”. Тырыш әниләребезнең лаеклы уллары җиңү белән өйләренә кайтырлар.
Ниязбигә ТУШАКОВА,
Вагай районы, Ишаир авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).