Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Имам - дәгъвәтчының төп бурычы: үз тирәсендәге кешеләрне туры юлга, ягъни дин юлына өндәү, башка төрле әйткәндә, күркәм әхлак тәрбиясе бирү, кешеләрдә яхшы сыйфатлар тәрбияләү. Үзенең төп ролен җиренә җиткереп үти торган имамнар булмаса, рухи тәрбиядән өлешсез калган нәселләр һәлак булачаклар. Көтүчесез калган көтү кебек таркалачаклар. Тәндә барлыкка килгән авырулардан котылу өчен ярдәм күрсәтүче табиблар кирәк булган кебек, кешедә булган кайбер кимчелекләрдән котылу һәм яхшы сыйфатларны үзләштерү өчен дә, юл күрсәткән имамнар, һичшиксез, кирәк.
Аллаһы Тәгалә әйтә: “Арагызда (дини һәм дөньяви) хәергә (файдалы эшләргә) чакыра, яхшы гамәлләрне кылуны әмер итә, начар гамәлләрдән тыя торган җәмәгать булсын. Менә шулар - уңышка ирешүчеләр» (Гыймран сүрәсе, 104 нче аять).
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Әй телләре белән иман китереп, йөрәкләре белән иман китермәүчеләр! Мөселманнарның гайбәтләрен сөйләмәгез, аларның яшерен эшләрен күзәтмәгез. Чөнки, кем аларны күзәтеп йөрсә, Аллаһы Тәгалә дә ул кешенең кимчелекләрен күзәтер һәм аны үзенең өендә оятка калдырыр».
Аллаһы Тәгалә әйтә: «Аллаһы Тәгаләдән тыш башка әйберләргә табынучыларны (ягъни, ислам диненнән тыш башка дин белән яшәүчеләрне) сүкмәгез. Әгәр дә аларның диненә сүз тидерсәгез, алар дошманлык күрсәтеп, белемсез хәлләрендә Аллаһы Тәгаләне сүгәрләр».
Аллаһы Тәгалә Үзенең соңгы сөекле пәйгамбәре (с.г.в.) турында әйтә: «Әй Мөхәммәд (с.г.в.), әгәр дә син усаллык белән хәрәкәт итеп каты күңелле булса идең, кешеләр синең яныңнан качкан булырлар иде». Димәк, шушы сүзгә таянып, һичшиксез, әйтеп була: Мөхәммәд (с.г.в.) юлында имамчылык итеп, кешеләрне игелеккә чакырган вакытта кешеләргә карата йомшак мөнәсәбәтле булу кирәк.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтте: «Кешеләр хакында начар уйлар, фикерләр уйламагыз. Чөнки, фәлән, фәлән, фәсмәтәндер дип берәр кеше турында дәлилсез начар фикер йөртү һәм аны сөйләү иң начар ялган сүз булып санала».
Кешеләрнең кимчелекләрен яшерү
Пәйгамбәребез әйтә: «Берәр кеше мөселман кардәшенең дөньяга кагылышлы берәр авырлыгын чишәргә ярдәм итсә, Аллаһы Тәгалә дә кыямәт көнне аның авырлыгын чишәр. Берәр кеше, берәр мөселман кардәшенең кимчелеген яшерсә, Аллаһы Тәгалә дә аныкын дөньяда һәм ахирәттә кимчелеген яшерер».
Биргән вәгъдәне үтәү. Әманәтне саклау, хыянәт итмәү. Ачуны күңелдә сакламыйча гафу итә белү. Аллаһы Тәгалә Үзенең китабында әйтә: «Кешеләр бер-берсен гафу итсеннәр һәм аралашуда йомшаклык күрсәтсеннәр. Әй бәндәләр, сез дә теләмәс идегезме Аллаһы Тәгалә сезне гафу итүне. Аллаһ гафу итүче һәм рәхимле».
Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.