Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә үзешчән шагыйрә Гөлнара Калиеваның яңа дөнья күргән «Кацайык йат күсләртән» дигән 3 нче китабының тәкъдим итү чарасы узды. Шагыйрәнең шатлыгын уртаклашырга авторның иҗатташ дуслары, якыннары, дуслары килде. Кичәне филология фәннәре кандидаты, әлеге китапның редакторы Максим Сагидуллин алып барды.
Ул кунакларны сәламләгәннән соң, китап белән таныштырып, анда кергән 130дан артык шигырьгә кыскача анализ ясап: “Себер татар телендә язылган шигырьләр якыннарына, әти-әнисе, балаларына, яраткан кешесенә, туган авылына багышланып, аларда мәхәббәтнең көчле хис булуы күрсәтелгән. Авторның шигъри әсәрләрендә аның эчке тойгысы, яну-көюләре, көчле хисләре тоела. Китап себер язма телнең хәзерге нормаларына таянып кылынган. Ул өлкән яшьтәгеләргә, себер татар теле, мәдәнияте белән кызыксынган кешеләргә адресланган”, - дип сөйләп, берничә шигырен укып та ишеттерде. Китап турындагы фикерләре белән өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүсия Марганова, Вагай районы автономиясе рәисе Фәрхәд Шаморадов, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Асия Сәйфуллина, өлкә себер татарлары язучылары берлеге җитәкчесе, шагыйрә Клара Кучковская бүлештеләр.
«Кацайык йат күсләртән» китабы “Төмән нәшрият йорты”нда 200 данә белән басылып чыккан. Китап 142 биттән тора. Моңа хәтле авторның “Сагышлы сөйөү” һәм “Мин пәгетле тип йылмайам” дигән 2 шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.
Китап авторын котларга каләмдәшләре, авылдашлары - Розалия Александрова, Сачитә Кучарова, Хәлил Вагайлы һәм “Кацайык йат күсләртән», “Инәкәмә ошагым килеп” шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иткән Россия язучылар берлеге әгъзасы Антонина Маркова зур чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр күтәреп килгәннәр иде. Алар да үзләренең мактау, соклану, горурлану сүзләрен җиткерделәр. Музыкаль бүләк белән авылдашы, күренекле җырчы Луиза Сөрмәтова, Төмән районы, Акъяр авылыннан Ачилә Сагидуллина, Хәлил Вагайлы чыгыш ясадылар.
Гөлнара Хәмит кызына олы сюрприз ясап, шагыйрә, җырчы Мөнирә Хөснетдинова күренекле композиторыбыз Әмир Хәлидов белән берлектә шагыйрәнең «Кацайык йат күсләртән» дигән шигыренә язган җырны башкарды. Чара бай табын артында тәмле сыйлар белән чәй эчү, фикер алышулар, рәхмәт сүзләрен җиткерү белән тәмамланды.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: Гөлнара Калиева ире, оныгы белән.
Дустым Гөлнарага!
Дустым минем Гөлнара
Чын шагыйрә - талант иясе.
Китабын укый башласаң,
Килми генә аерыласы.
Рифмасын килештергән,
Шоп-шома шигырьләре.
Шигырьләрен укый яратып,
Бала-чага, туганнары.
Лирик хисле шагыйрә,
Шигъри юлларын багышлый
Туган авылы, дус-ишләренә.
Яшьлек елларын да язгалый.
Табигатьне бик тә ярата,
Кошчыкларга атап җыр яза.
Иҗатында якты кояш,
Ай, йолдызлар чагыла.
Һәрчак иҗади энергияң,
Дәрт, куәт ташып торсын.
Бәхетле илдә сау-сәламәт булып,
Яңа үрләр яуларга язсын!
Римма АРСУХИНА.