#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш бара

последние и лучшие новости искусства в мире

1 октябрьдә РФ Президенты Владимир Путин боерыгы белән Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Быел Россия Федерациясе кораллы көчләре сафларын 1600гә якын Төмән егете тулыландырачак. Аларның күпчелеге армия хезмәтен турыдан-туры коры җир гаскәрләренең хәрби частьләрендә, һава-десант гаскәрләрендә, һава-космос көчләрендә, стратегик билгеләнештәге ракета частьләрендә һәм милли гвардия гаскәрләрендә башлаячаклар. Ә бер өлеше хәрби-хисап белгечлеге алу һәм яңа техника үрнәкләрен үзләштерер өчен хәрби частьләргә җибәреләчәкләр. Шулай ук Төмән өлкәсенең 20гә якын хәрби хезмәткә чакырылучысы «Президент полкына» җибәреләчәк. Югары һөнәри белем алган иң талантлы егетләр хәрби хезмәтне үтәү өчен фәнни роталарга билгеләнеп, анда алар фәнни һәм тикшеренү эшләре белән шөгыльләнүләрен дәвам итә алачаклар.

Шуны да искәртеп үтәргә кирәк: хәрби хезмәткә чакыру яшен 30 яшькә кадәр арттыру турындагы канун проекты быелгы булачак хәрбиләргә кагылмаячак. 2024 елның язында хәрби хезмәткә чакыру яше 30 яшькә кадәр арттырылачак. Ә моннан тыш, IT-хезмәткәрләр өчен армиядән кичектерү яше дә арттырылды.

2023 елның төп үзгәреше - электрон повесткалар булуы. Хәбәр «дәүләт хезмәтләренә» киләчәк. Әгәр дә хәрби хезмәткә чакырылучы килгән хәбәрне ачып укый икән, димәк, повестка тапшырылган дип саналачак. Ә хәрби комиссариатка килмәсә, аңа штраф салыначак. Шулай ук хәрби бурычлыларның бердәм реестры кертелә, анда гражданнар тарафыннан җибәрелгән һәм алынган повесткалар, хәрби комиссариатка килү яки килмәү, шулай ук чикләүләр һәм мондый шикаятьләрне карау нәтиҗәләре турында барлык мәгълүматлар булачак. Хәрби хезмәткә чакырылу чорында хәрби комиссариатка яшәү урыныннан китү яки анда өч ай торуы турында хәбәр итмәүчеләргә 10-20 мең сум штраф яный. Медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен 15-25 мең сум штраф салыначак.

Шунысы да мөһим: генераль штабның баш оештыру-мобилизация идарәсе башлыгы, контр-адмирал Владимир Цимлянский әйтүенчә, егетләрне Россия Федерациясенә кушылган яңа төбәкләргә җибәрмәячәкләр. Махсус операция зонасына бары тик контракт буенча хезмәт итүчеләр һәм үз теләкләре белән китүчеләрне генә озатачаклар.

Бумаер егетен армиягә озаттылар

48-7

Көзге хезмәткә чакыру вакытында Ялутор районыннан 24 батыр егет армия сафына алыначак. Алар арасында Советлар Союзы Герое Тамерлан Ишмөхәммәдовның туган авылы Бумаердан китүче егет - Дамир Шәмсетдинов да бар. Аны ата-бабаларыбыздан килгән йола буенча озату максаты белән Аслана күчмә мәдәният комплексы белгечләре Ильяс Бакиев җитәкчелегендә Бумаер авылына юл алдылар. Аларны Ишмөхәммәдов урамындагы 24 нче йортта мул табын әзерләп каршыладылар. Дамир Шамил улы белән күрешергә дип туганнары, авылдашлары да җыелышып килгәннәр иде. Булачак солдатның әнисе үзе пешергән тәмле торттан улына тәмләтте һәм бер өлешен кәгазьгә төреп, җыеп куйды. Йола буенча, әлеге кисәк иясенең исән-сау өйгә кайтуын теләп ятачак икән. Аннары хуҗабикә торт белән килгән кунакларны сыйлады. Мәдәният комплексы белгечләре җыр-биюләр, уен-көлке белән булачак солдатның армия хезмәтенә әзерлеген тикшерделәр. Дамир һәр биремне тырышып үтәде: утын да ярды, физик күнегүләр дә ясады, үзенең сәләтләрен дә күрсәтте. Әти-әнисе, туганнары, авылдашлары Дамирга теләкләрен, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерделәр. Ахырда, Дамирның кулына кадак белән чүкеч тоттырып, “Мин, Дамир Шамил улы, 27 октябрьдә Ватанга хезмәт итәргә чакырылдым” дип язылган тактаны капкага кадаклаттылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемдә: озату бәйрәмендә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836