Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
20 нче ноябрь көнне төмәнлеләр гөмрә хаҗын кылып, исән-сау хәлдә изге Мәккәдән туган якларына кайттылар.
Сәфәр Төмән өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте тарафыннан оештырылды. Төркем утыз ике кешедән торды. Җитәкчесе Ислам мәгърифәт үзәге мөдире Искәндәр хәзрәт Юсупов булды. Иң яшь хаҗи биш яшьлек Яхьяхуҗа Юнусов иде, сабый булуына карамастан, гомерендә икенче тапкыр гөмрәгә барды.
Юл Мәскәү һәм Кувейт аша үтте. Безнең якташлар беренче итеп Мәдинә Мөнәвәрә шәһәренә барып төштеләр. Анда сөекле Пәйгамбәребезнең мәсҗиден вә аның каберстанын зиярат кылдылар. Хаҗилар Мәдинә Мөнәвәрә шәһәрендә өч көн булып, Мәккә Мөкәрәмәгә юл тоттылар. Бөтен мөселманнар өчен изге булган Мәккә шәһәрендә безнең хаҗилар җиде көн булдылар. Алар Мәккә шәһәренә килеп җиткәч, беренчедән Кәгъбәтулланы тәваф кылып, Сафа белән Мәрва таулары арасын җиде тапкыр үттеләр. Безнең хаҗилар Кәгъбәтулла каршында догаларында Аллаһы Тәгаләдән гөнаһларын кичерүне, үзләренә вә туган-кардәшләренә иминлек теләп, ватаннарына бәрәкәт вә уңышлар сорадылар. Шул көннәрдә алар тарихи урыннарны да зиярат иттеләр: Гарәфә үзәнлеге, Нур тавы, Саур мәгарәсе.
Искәндәр хәзрәт: “Гөмрә ягъни хаҗ гамәлен үтәү - ул тик Аллаһы Тәгаләнең чакыруы белән генә булачак. Шуңа күрә хаҗилар Раббыбызның мәртәбәле кунаклары булып саналалар”, - дип аңлатты.
Әнисә ЮСУПОВА,
Төмән шәһәре.
Рәсемдә: хаҗда.