Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларга ярдәм итеп, батырлык һәм теләктәшлек күрсәткән бөтен ил халкы өчен хәрби операция җитди сынау булды. Илебез кичергән авырлыкларга һәркем хәленнән килгәнче ярдәм итәргә тырыша. Аслана хакимиятенә кергән татар авылларында яшәүче милләттәшләребез егетләребезгә ярдәм күрсәтүләрен туктатмыйлар.
Рауды авылы волонтерлары окоп шәмнәре җитештерү эшен яңадан башлап җибәрделәр. «Салкыннар башлану белән окопларда булган егетләребезгә шәмнәр бик кирәк булачак. Шуңа без маскировка челтәрләрен үрүне беразга туктатып торабыз. Аларга бит шәмнәр ашларын җылытып ашарга, яктырту һәм җылылык өчен дә кирәк. Шуңа без авыл активы белән патриотик җанлы якташларыбыз биргән хәйрия акчаларына өч көн эчендә кирәкле әйберләрне сатып алып, окоп шәмнәре коя башладык. Бүген, мәсәлән, без 50 шәм әзерләдек.Рәхмәт авылдашларыма, бердәм булганда без күпне булдыра алабыз», - дип хәбәр итте ветераннар хәрәкәте лидеры Сачидә Юсупова.
Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев та сөенечле хәбәр җиткереп: «Махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итүчеләр арасында безнең Асланада туып-үскән, хәзерге көндә Төмән шәһәрендә яшәүче Альбина Газиеваны билгеләп үтәсе килә. Ул каһарман егетләребезне татлы чәк-чәк һәм төрле яшелчәләрдән пешергән тәмле кабымлыклар белән сыйларга карар кылган. Форсаттан файдаланып, Альбина Владимир кызына, Ватанны саклаучылар турында кайгырткан игелекле гамәле өчен рәхмәт белдерәбез», - диде.
Рәүфә КАНГАЗИНА.