Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Түбән Тәүде районы, Урманбаш авылында яшәүче Гайнетдиновлар һәм Хәйрулиннарның гаилә традицияләре бик үзенчәлекле. Шуларның берсе - казлар үстерү һәм көз җиткәч «Каз өмәсе» уздыру. Быел да алар зур гаиләләрен җыеп әлеге бәйрәмне үткәрделәр. Миңсылу Гайнетдинова белән Гөлфинә Хәйрулина үзләренең кичерешләре белән бүлешеп: «Каз йолку - борынгы йола, ул барлык катнашучыларның сабырлыгын, пөхтә һәм үзара килешеп эшләүләрен таләп итә.
Ел саен көз азагында, казлар инде җитәрлек үскән вакытта, ирләребез казларны суеп, әзерләп куйганнан соң, хатын-кызлар берләшеп, өмә ясыйбыз. Казларның йоннарын йолкып, чистарту процессы бездә һәрвакыт күтәренке һәм яхшы кәефтә уза. Бу эштә һәркемнең үз бурычы - кемдер казлар тота, кемдер йоннарын йолкый, ә кемнәрдер күңелле сөйләшүләр белән мәшгуль - яшь буынга элек бу йоланы ничек үткәргәннәрен сөйлиләр. Эш беткәч, күңел ачу вакыты җитә. Без кайнар чәй һәм бәлешләр белән сыйланып, төрле кызыклы мизгелләрне искә төшерәбез, җырлыйбыз, биеп тә алабыз. Бу традиция безнең өчен кышкы бәйрәмнәргә әзерлекнең мөһим этабы гына түгел, ә аерым, күңелле бер бәйрәм, туганнар һәм якыннарыбыз белән бергә вакыт уздыру, яңа истәлекләр тудыру мөмкинлеге ул. Бу традицияне без киләсе буыннарга да тапшырачакбыз. Ел саен бу бәйрәм йортыбызга җылылык һәм бәхет өсти, аннары ул күңелебездә ел буена саклана», - дип сөйләделәр.
«Игелекле эшләр марафоны» акциясенә Ялутор районының Калмаклар авылында яшәүче Сәйфуллиннар гаиләсе кушылып, «Каз өмәсе» коллектив хезмәт бәйрәмен оештырдылар. Ирле-хатынлы Фәния һәм Әхтәр Сәйфуллиннар үзара ярдәмләшү бәйрәмен 40 елдан бирле үткәреп киләләр. Алар кошчылык белән 1985 елдан бирле шөгыльләнәләр. Үзләренең зур, уңайлы йортларына күчкәннән бирле каз, үрдәк, тавыклар асрыйлар, әлбәттә, эре мөгезле терлекләр дә тоталар. Тату һәм нык гаиләдә ике уллары - Рәмис, Равил һәм кызлары Румия үсеп җитеп, олы тормыш юлына чыкканнар. Хәзер әби белән бабайны яраткан җиде оныклары сөендерәләр. Сәйфуллиннарның күршеләре белән дә мөнәсәбәтләре яхшы. Хезмәт сөючән хуҗалар каз-үрдәкләрен суйганнан соң, ярдәмгә күршеләре - Равил Гомәров, Гөлнур Вәлиуллина, Дания Хисаметдинова, Зөләйха һәм Наил Гомәровларны чакырып, бергәләп каз йонын йолку өмәсе үткәрделәр. Эш беткәч, барысы бергә тәмле бишбармак һәм каз итеннән пешкән тәмле бәлеш белән сыйландылар.
Рәүфә КАНГАЗИНА.
Рәсемнәрдә: «Каз өмәсе» бәйрәмендә.