Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Быел кабат якташыбыз - Тубыл янгын-коткару гарнизоны бүлекчәсе командиры Тимур Юмадеев Төмән өлкәсе җыелма командасы составында Санкт-Петербург шәһәрендә узган Россия Федерациясе Герое армия генералы Евгений Зиничев истәлегенә багышланган 8 нче «Вертикаль чакыру» биек бинада тиз күтәрелү буенча халыкара ярышларда катнашты. Әлеге ярыш, гадәттәгечә, Халыклар бердәмлеге көнендә узды. Ярышчылар үз көчләрен Санкт-Петербургның биеклеге 145,5 метр булган иң биек биналарының берсенә менеп тикшерделәр. Аларга сулыш органнарын индивидуаль саклау чараларын кулланып, 20-25 килограмм авырлыктагы тулы хәрби экипировкада 39 нчы катка кадәр 936 баскычны үтәргә кирәк булды. Быел стартка илебездән һәм Белоруссиядән 550дән артык янгын сүндерүче чыкты. Шулай ук беренче тапкыр Сербиядән коткаручылар катнашты. Тимур Юмадеев белән бергә безнең төбәкне Ермек Смагулов һәм Александр Емельянов тәкъдим иттеләр, алар тиешле физик әзерлек һәм чын Себер характеры күрсәтеп, дистанцияне уңышлы үттеләр. Тимур Юмадеев 39 катны 6 минут 53 секундда узды.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: октябрь аенда Төмән шәһәрендә узган «Вертикаль чакыру» төбәк ярышында Тимур Юмадеев 1 урынны яулады.
Тимур Хәйдәр улы Тубыл районы, Лаемтамак авылында туып-үсеп, 11 нче сыйныфны тәмамлагач, Тубыл педагогия институтының социаль-педагогика факультетында югары белем алып чыга. Балачактан спорт белән шөгыльләнгән, физик яктан нык, түземле егет армия хезмәтен Мәскәү өлкәсе, Балашиха шәһәрендә Россия гвардиясе гаскәрләрендә үтәп кайта. Һәм балачак хыялын тормышка ашырып, 2020 елда Тубыл шәһәренең 8 нче янгын-коткару отрядының 128 нче янгын-коткару частена эшкә керә. Шул көннән башлап ул үз отрядының дәрәҗәсен арттырып, өлкә, регионара һәм Бөтенроссия күләмендә оештырылган бәйге-конференцияләрдә катнашып, гел мактаулы урыннар гына яулап тора.
Рәүфә КАНГАЗИНА.