Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Түбән Тәүде авылының «Сибирь» мәдәният һәм ял үзәгендә «Зөбәрҗәт» халык җыр ансамбленең «Зөбәрҗәтле аулак өй кичәсе» дип аталган отчет концерты булды.
Кичәгә тамашачылар районның татар авылларыннан зал тутырып килделәр. Ике сәгатьлек барган чарада матур җырлар, татар фольклоры яңгырады, дәртле биюләр башкарылды. «Зөбәрҗәт» халык ансамбле һәм аның уңган җитәкчесе Эльвира Голубеваны котларга Тарман авылыннан коллегалары - «Саз» (җитәкчесе Екатерина Әхмәтҗанова) фольклор ансамбле, Киндерле авылыннан - «Киндерле кичләре» (Фәния Краморова) фольклор ансамбле һәм «Бәйрәм» (Наталья Константин) хореография коллективы, шулай ук Төмән шәһәреннән күренекле «Чимги Тура« инструменталь коллективы җитәкчесе Ислам Сафин килеп, матур чыгышлар бүләк иттеләр.
Театраль рәсемнәр, күңелле һәм хисле җырлар, милли биюләр һәм, ниһаять, Ислам Сафин башкаруында баянда виртуоз уйнау – тамашачылар күңеленә хуш килеп һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр. Концерт барышында милли мәдәниятне саклап калу һәм үстерү эшендә зур өлеш керткән өчен артистларыбызга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли советы рәисе Васил Шәйхразыев, шулай ук Түбән Тәүде районы хакимияте исеменнән Рәхмәт хатлары һәм Мактау кәгазьләре тапшырылды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: күрше авыллардан халык концертка килә алсын өчен аларга мәктәп автобуслары бирелде. Бу турыда безгә Эске авылыннан хәбәрчебез Рәхимҗан абый Муллаков хәбәр итте.
- Авыл халкы исеменнән Түбән Тәүде мәгариф идарәсенә, шәхсән Чугунаево урта мәктәбе директоры Людмила Ильиныхка концертка барырга мәктәп автобусын биргән өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Эске авылыннан 17 кеше барып кайттык. Авылдашларыма «Зөбәрҗәт» халык ансамбленең, Төмәннән, Тарман, Киндерле авылларыннан килгән артистларның чыгышлары бик ошады. Барыбыз да дәртләнеп, кәефләребез күтәрелеп, канатланып, бик рәхмәтле булып кайттык, - дип сөйләде ул.
Рәүфә КАНГАЗИНА.