Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Уңган Тәслимә апа

последние и лучшие новости искусства в мире

Винзили поселогында «Дуслык» клубының әгъзасы Тәслимә апа Кочеткова яши. Ул сугыш чоры баласы. Тумышы белән Башкортостанның Әлшәй округы, Әбрүстамак авылында 1942 елның 15 июлендә күп балалы гаиләдә туа. Сугыш еллары, ачлык, ялангачлык, гаиләдә сигез бала.

Тәслимә Хәйбрахман кызы бала чактан ук төрле эшләрдә эшләп, әти-әнисенә ярдәмче була. Туганнары белән көтү дә көтә, яланда, басуда утауда катнаша, көз көне басудан башак җыялар. Бала караучы да булып эшли, аннан сатучы һөнәренә укырга керә.

48-4-25

Укуын тәмамлагач, китап магазинына сатучы булып урнаша. Ә аннан Төмән якларына – Винзилига китә. Биредә кияүгә чыга, тормыш иптәше белән ике малай тәрбияләп үстерәләр. Винзилида ул азык-төлек кибетендә сатучы булып эшли. Кайда эшләсә дә, Тәслимә апа эшен тырышып, яратып башкара. Гади сатучыдан мөдиргә кадәр күтәрелә. Яхшы эшләгәне өчен ул Мактау кәгазьләре, бүләкләр белән бүләкләнә. Ә пенсиягә чыккач, бакча сатып алалар, авыл баласы бит, эшсез, бакчасыз тора алмый, ул эшләп өйрәнгән. 14 сутый бакчада төрле агачлар, яшелчә, җимешләр үстерәләр.

Тәслимә апа хәзер биш катлы йортта яши. Эшсез тик кенә утыра алмый, җәен ул подъезд янына чәчәкләр утырта. Иртән сәгать 5тә тора, тәрәзәдән шлангны төшерә, чәчкәләренә су сибә. Инде 20 елдан артык бу эшне башкара. Үткән һәр кеше сокланып, карап үтәләр, эскәмиягә утырып ял итәләр.

Ул инде ничә ел «Цветы района» конкурсында катнашып, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. Аңа бит инде 83 яшь, үзе I группа инвалиды.

Тәслимә апаның ике улы, ике килене, 6 оныгы бар. Ул аларны бик ярата, өстәлләр әзерләп каршы ала. Керсәң аның өстәлендә нәрсә генә юк: кош теле, бишбармак, мантый, төрле-төрле тәмле бәлешләр.

Тәслимә апаның җәен урманга чыгып кура җиләге, ирга, гөмбә җыя. Балаларына, оныкларына тәмле компотлар ясый, гөмбә, кыяр, помидор тозлый. Килгән кешене якты йөз, тәмле аш белән каршылый, күчтәнәчләр биреп кайтара. Менә шундый ул безнең Тәслимә апабыз.

Винира НИГЪМӘТУЛЛИНА, Төмән округы, Винзили поселогы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836