#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Иҗади казанышлар юлында

последние и лучшие новости искусства в мире

49-229 ноябрьдә Казанда узган Бөтендөнья татар конгрессының (БТК) киңәйтелгән утырышына Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре килделәр.

“Яңарыш” өлкә татар газетасы редакторы Алсу Мөхәммәтәмин кызы Сәгыйтова “Татар рухы һәм каләм” Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына да чакырылды. Бәйге ел саен журналистлар һәм массакүләм матбугат чаралары арасында милли өстенлекләрне пропагандалау максатыннан оештырыла. Быел ул Бөтендөнья татар конгрессының 25-еллыгына багышланды. “Татар дөньясының тормышын һәм эшчәнлеген яктыртучы иң яхшы материаллар” номинациясендә “Яңарыш” мәгълүмати нәшрият үзәге җиңүче дип билгеләнде.

- Утырыш семинар-киңәшмә белән башланды, ул теркәү, хисап бирү һәм башка җитди мәсьәләләргә багышланган иде, - дип сөйләде Алсу Мөхәммәтәмин кызы. – Пленар утырыш Милли Шура рәисе, Татарстан хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев сәламләве белән ачылды. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров 2017 елга нәтиҗәләр ясады, киләсе елга планнар белән таныштырды. Татар конгрессына кергән һәр оешманы яшьләр бүлекчәсен булдырырга, «Ана теле», «Татар кызы» проектларында активрак катнашырга өндәде.

Соңыннан Федераль милли-мәдәни автономия рәисе Илдар Гыйльметдинов һәм төбәкләрдәге оешма җитәкчеләре чыгышлары яңгырады.

Җыелыш ахырында БТК БКның 2018 елга эш планы һәм утырышның Резолюциясе проекты кабул ителде. Анда үткәрелгән барлык чаралар искә алынып, аларны дәвам итәргә кирәклегенә басым ясалды. Киләсе елда БТКның барлык структуралары эшен БТКның VI съезды карарларын гамәлгә ашыруга, “Милли шура” эшчәнлеген оештыруга, үзара элемтәдә торып, барлык милли-мәдәни оешмаларның эшчәнлегенә, бөтен юнәлешләр буенча нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтергә кирәклеге әйтелде.

БТКга керүче барлык оешмаларда татарларның милли-мәдәни үзенчәлеген саклау һәм татар халкының рухи, мәдәни һәм тел ихтыяҗлары белән бәйле чараларда һәм башка этномәдәни мәсьләләрне чишүгә юнәлтелгән проектларны гамәлгә керткәндә актив катнашырга; бизнеста эшлекле хезмәттәшлекне камилләштерергә; татар мәктәпләрен, классларны саклауда ярдәм итәргә, яңаларын булдырырга, ата-аналар, мәктәп администрацияләре белән максатчан эш алып барырга, ярдәм сорап хакимият органнарына, Россия һәм халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгать итәргә; бу юнәлештә грантлар алу бәйгеләрендә катнашырга; татар телен өйрәнү буенча заманча технологияләрне, яңа дәреслекләрне һәм интернет-проектлар мөмкинлекләрен киңрәк кулланырга; РФ төбәкләрендә һәм чит илләрдә этно-социологик, тарихи һәм төбәкне өйрәнү тикшеренүләр эшен дәвам итәргә; татар халкының тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән бәйле булган объектларны туристик төркемнәр маршрутына кертүдә һәм “Татар-тур” проектын тормышка ашыруда чаралар күрергә кебек тәкъдимнәр булды.

Соңыннан татар журналистларының «Татар рухы һәм каләм» бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде, иң тырышларга һәм Конгрессның актив хезмәткәрләренә дәүләт һәм татар Конгрессы бүләкләре тапшырылды.

Кичен кунаклар К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында «Кияүләр» спектаклен карадылар.

Бу дәрәҗәле бүләк 27 ел буена өлкәдә яшәүче татар халкының яраткан татар басмасына әверелгән, өлкә татарлары тормышы, шәхесләре, тарихы, мәдәнияте, әдәбияты белән даими таныштырып барган “Яңарыш”ның төп максаты, кыйбласы дөрес булуын, абруйлы басма икәнлеген тагын бер кабат раслады. Халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, аңа хезмәт итеп, телебезне саклау, үстерүдә исәпсез эшләр башкарган газетаның һәр саны тарих битләрендә ныклы урын алырлык. Бу - барлык редакция хезмәткәрләре, хәбәрчеләре эшенә югары бәя, - дип тәмамлады сүзен Алсу Сәгыйтова.

Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары арасында “Яңарыш”ыбызның зур бүләккә ирешүенә бик шатбыз, газета эшчәнлеге белән бәйле һәркемне чын күңелдән котлыйбыз, зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Киләчәктә дә бергәләшеп татар басмасының дәрәҗәсен күтәрүдә актив катнашырга, эчтәлекле язмалар белән баетып торырга, туган телебезне саклау, үстерү юнәлешендә һәркайсыбызга үз өлешен кертергә насыйп итсен Аллаһы Тәгалә.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836