Материалы

“Кышкы төш”

последние и лучшие новости искусства в мире

49-11Үткән җомгада Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда “Кышкы төш” дип аталган музыкаль кичә узды. Аны милләтләр мәдәнияте сараеның татар бүлеге (җитәкчесе Г.Кәримова) белән Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге (Л.Кәримова) берлектә оештырдылар. “Төзүче” сарае сәхнәсендә “Дуслык” халык җыр (җитәкчесе Х.Мирхәйдәров), “Әхтәмүшки” халык җыр (Ә.Назыров), “Нур” фольклор (Ә.Миннебаев) ансамбльләре, Розалия Бакиева, Марат Вәлиев, Фәгыйль Кәримов, Эмиль Юсупов, Гөлнара Кәримова, Мәүлидә Хәйруллина, Хисмәтулла Фәйзуллин, Наилә Габдуллина, Гөлзифа Нигъмәтуллина, “Аккош” (Е.Харламова), “Бәйрәм” (Г.Кәримова) бию ансамбльләре чыгыш ясадылар. Үзешчән шагыйрь Хәлил Вагайлы үзенең шигырьләрен укып ишеттерде. Концерт программасы бик кызык төзелгән.

Башкарылган җырлар өлкән кешенең төшенә керә торган 4 мизгел – балачак, яшьлек, әти-әни һәм туган як темасына багышлана. Тамашачылар һәр чыгышны көчле алкышларга күмде. Гөлнара Кәримова әйтүенчә, бу концерт программасы белән җырчылар киләчәктә авылларга да чыгарга әзер.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума