Материалы

“Пышны” ансамбле Екатеринбургта җиңеп кайтты

последние и лучшие новости искусства в мире

49-10Үткән шимбәдә күрше Екатеринбург өлкәсенә биш төбәктән: Свердловск, Чиләбе, Оренбург, Төмән өлкәләре, Башкортостан Республикасыннан биючеләр җыелдылар. “Уралмаш” мәдәният сараенда беренче мәртәбә оештырылган “Шома бас” татар биюләрен башкаручылар ачык бәйгесендә 68 коллектив катнашты. Өлкәбезнең танылган “Пышны” ансамбле егетләре (Төмән районы, Муллаш авылы) I дәрәҗәдәге лауреат исемен алып кайттылар.

“Пышны” – җитәкчеләре Җәгъфәр Касыймовның 60 яшьлек юбилее уңаеннан чыгыш ясарга әзерләнүдән барлыкка килгән коллектив. Бу фольклор төркемендәге актив, сәнгать җанлы, талантлы муллашлылар себер татарча бии дә, җырлый да, такмагын да әйтәләр, шигырен дә үзәккә үтәрлек итеп сөйләп бирәләр.

Шунысы гаҗәп: күбесе гаилә парлары белән йөриләр. Башта өлкәдәге авыллар буенча куйган концертлардан тупланган акчага тектерелгән киемнәргә, затлыраклары – спонсорлар ярдәмендә булдырылганнары да өстәлде.

“Шома бас” бәйгесендәге “Себер татар егетләре” биюен дә тамашачы басып алкышлаган, бик яратканнар. Ә биючеләр зур урын яулауларына шатланып, өлкә, себер татарлары, туган авыллары белән горурлануларын белдерделәр. Уртача яшьләре 59 тирәсендә булуы гына да гаҗәпләнерлек.

Әле алар сынатырга уйламыйлар. Киләсе елга тагын да әзерләнергә, тагын да җиңүләр яуларга өметләнәләр. Моның өчен даими шөгыльләнәләр, төрле бию-җырлар өйрәнәләр. Халык такмакларын җыялар. Аларга алмашка килерлек балалар, яшьләр белән дә күп эш алып бара Җәгъфәр Касыймов, һәр җиргә өлгерергә җаен таба. Үзенең белгәннәре белән уртаклашырга тырыша. “Шома бас”та да мастер-класс күрсәткәннәр егетләр: төйдереп биеп, такмаклар әйтеп шак катырганнар катнашучыларны.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума