Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Увате завершился первый этап Кубка России по биатлону среди мужчин. Уватта ирләр арасында биатлон буенча Россия Кубогының беренче этабы һәм яшүсмерләр арасында бөтенроссия ярышлары тәмамланды. 1 декабрьдә Төмән биатлончысы Александр Печенкин ярышта җиңүче булды. Яшүсмерләр арасында Төмән өлкәсе буенча беренче урынны Вадим Истамгулов, “көмеш”не тагын бер төмәнле – Александр Мещеряков яуладылар.

* * *

Родителям особых тюменских детей расскажут о “Жизни без преград”. 4-8 декабрь көннәрендә Төмән өлкәсендә “Жизнь – без преград” өлкә форумы узачак. Быел анда 500 кеше катнашуы көтелә. Форум кысаларында балалар бакчалары, мәктәп базаларында балалар һәм аларның ата-аналары өчен дәресләр, укытучылар һәм психолог-медик-педагогик комиссияләр хезмәткәрләре өчен семинарлар, тәҗрибә алышу һәм актуаль сораулар тикшерү өчен түгәрәк өстәлләр үтәчәк. 6-7 декабрь көннәрендә “кайнар линия” эшләячәк. Форум 8 декабрь көнне “Социокультурная инклюзия в Тюменской области” дигән семинар белән тәмамланачак.

* * *

Качество продукции тюменского завода оценили немецкие предприниматели. Танылган BASF һәм COVESTRO (Германия) алдынгы заманча полимер җитештерүче компанияләре вәкилләре ”Профмодуль” Төмән заводында булдылар. Заводның немец партнеры Клаус Шольц әйтүченчә, күбек-тутыргычның (пена-наполнитель) сыйфатына аерым игътибар бирелде. “Тыгызлык, җылыүткәргечлек, эксплуатация сыйфатлары буенча яхшы нәтиҗә булсын өчен, аның кушылмасына керүче барлык компонентларны аерым температурада югары басымда бутыйлар”. Кунаклар игътибарны төрле дизайндагы сэндвич-панельләргә юнәлттеләр. “Профмодуль” заводы бу продукцияне бер сменага 4800 кв.м. эшләп чыгара.

* * *

Тюменский областной центр реабилитации инвалидов 10 декабря организует встречу тюменских поэтов и музыкантов, многие из которых – люди с ограниченными возможностями здоровья. Очрашу Мельникайте-81 адресы буенча “Ретро” кафесында узачак. Биредә һәркемгә үзенең яраткан җырын, шигырен сөйләп күрсәтергә мөмкин. Очрашуның төп максаты: сәламәтлекләре буенча чикләнгән сәләтле кешеләрнең иҗат потенциалларын үстерү, социаль интеграциядә булышлык күрсәтү. Оештыручылар очрашуны җылы һәм иҗади атмосферада, концерт-музыкаль программа белән “тере” башкаруда сыйфатлы музыка һәм автор әсәрләрен сәнгатьле итеп укып бирүне вәгъдә итәләр. Ә кичә ахырында сюрприз - өлкә инвалидлар реабилитация үзәгеннән лотерея уйнатылачак.

* * *

Врачи “ОКБ №1” активно используют малотравматичные операции. 1нче өлкә клиник хастаханәсендә аз яралы инновацион операцияләрне уңышлы ясыйлар, аеруча бөер өсте бизләрен дәвалауда. Операция сау әгъзаларны һәм тукымаларны саклап калуга, зарарланган өлешләрне алып ташлауга юнәлтелгән.

Хирургия катнашлыгы корсак өлешендә кечкенә тишек ясап, заманча эндоскопик җиһаз аша үткәрелә. Операция күпкә җиңел кичерелә һәм барышы кечкенә видеокамера һәм монитор аркылы контрольдә тотыла. Табиблар авыруларны нәтиҗәле дәвалауга ирешәләр. 2нче хирургия бүлеге җитәкчесе Максим Никулин әйтүе буенча, операциянең уңышлы үтүе – барлык командадан тора. Елына клиникада 40ка якын мондый югары технологияле операцияләр ясыйлар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Нәсимә ТАШБУЛАТОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума