“Бигәтен авылы тарихы” китабы дөнья күрде

последние и лучшие новости искусства в мире

49-71 декабрь көнне Төмән шәһәренең әдәби-туган якны өйрәнү үзәгендә Фәрхәд Абдалим улы Шамурадовның “Бигәтен авылы тарихы” дигән китабының тәкъдим итү чарасы булып үтте. Яшь автор туган авылының тарихын язарга максат итеп куйгач, авылның өлкән яшьтәге әби-бабайлары белән сөйләшеп, архивларда казынып бай материал туплый. Төмән өлкәсе картасында кечкенә генә нокта белән күрсәтелгән Бигәтен авылы тарихына, халкына, ыруг-токымнарына багышланган әлеге китапка 38 нәсел схемасы һәм архив документлары, авыл халкының сөйләгәннәре, фотографияләр кертелгән.

Чараны филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин алып барды. Китап турындагы фикерләрен белдереп өлкә себер татарлары автономиясе рәисе Фәүзия Марганова, өлкә фәнни китапханә хезмәткәре Гөлнур Әхмәтова, педагогия фәннәре кандидаты рәссам Радик Җаббаров чыгыш ясадылар.

Шулай ук тарих фәннәре докторы, профессор Александр Ярков, җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитов уңай бәя һәм киңәшләр бирделәр. Яшь галимгә рухи яктан ярдәм күрсәтеп Вагай районыннан делегатлар да килгән иде. Җирле шагыйрь Хәлил Вагайлы белән Әнәс Гаитов һәм беренче себер татар рэперы Рузил Бикәняевның оештырган музыкаль тукталышы һәркемнең күңеленә килде. Шулай ук әлеге чарада И.Словцов исемендәге музей комплексы хезмәткәрләре дә катнаштылар. Фәрхәд Абдалим улы китап бастыруда ярдәм итүчеләргә, авылдашларына, үзәк хезмәткәрләре, кунакларга олы рәхмәтен белдерде.

(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума