#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Өлкә автономиясенең утырышы узды

последние и лучшие новости искусства в мире

49-229 ноябрь көнне Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенең кунакханә залында өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең чираттан тыш утырышы узды. Утырышны өлкә автономиясе рәисе Ришад Зиганшин алып барды. Чара бакыйга күчкән актив җәмәгать эшлеклеләрен аягүрә басып искә алудан башланды. Төп өлешне өлкә автономиясенең мәгариф һәм фән комиссиясе рәисе, филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина узып баручы елда нинди эшләр алып барылганы, нәтиҗәләре турында тулы отчет ясады. Һәм “Сөләйманов укулары” XXI фәнни-гамәли конференциясен уздыруда ярдәм иткәннәргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Аннары автономиянең эшен уңышлы итәр өчен Хәнисә Чәүдәт кызы: “Туган телебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны югалтмыйк дисәк:

- Төмән һәм Тубыл педагогия училищелары, Тубыл педагогия институтында мәктәпкәчә яшьлек балалар белән эшләүче тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучыларын әзерләргә кирәк. Чөнки этно-мәдәни компонентлы мәктәп һәм учреждениеләрдә эшләүчеләр туган телне белергә тиешләр;

- Тубыл Мәдәният һәм сәнгать училищесы, Төмән мәдәният институтында татар рухи мәдәниятен, телне яхшы белгән мәдәният хезмәткәрләрен әзерләү зарури.

- 2019 ел – Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан җирле халык теле елы дип игълан ителде. Себер татар теле дә яклау, өйрәнү, үстерүгә мохтаҗ.

- Казан шәһәрендә “Туган җир” туган якны өйрәнү җурналы бастырыла. Безнең дә шундый ук журналыбыз булырга тиеш дип уйлыйм.

- Бөек шәхесләребез Якуб Зәнкиев, Хәбибулла Якин, Советлар Союзы Геройлары – Хәмит Неатбаков, Тамерлан Ишмөхәммәтов, Әхмәтрәшит Аширбәков һ.б. исемнәрен мәңгеләштерү турында уйларга кирәк”, - дигән тәкъдимнәр кертте.
Аннары милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Евгений Воробьев өлкә губернаторы һәм вице–губернаторның сәламнәрен җиткереп, уңышлар теләде. Ул: “Өлкәдә 150ләп милләт халкы яши. Ә төп халык – руслар белән татарлар санын бергә кушсаң, 90%ны тәшкил итәбез. Димәк, без хуҗалар буларак, кунакларны лаеклы дәрәҗәдә каршыларга, хөрмәт күрсәтергә тиешбез. Һәм “йортыбызда” булган һәр хәл өчен дә без җавап бирәбез. Без бергә ярдәмләшеп эшлибез, нәтиҗәләр сөенерлек дип беләм, әгәр өлкәдә ничә милләт халкы яшәгәнен һәм аларның да ихтыяҗларын исәпкә алганда...” – дип сөйләде. Мәдәният юнәлешендә нинди уңышлар, җитешсезлекләр булуы турында өлкә автономиясенең мәдәният комиссиясе рәисе Җәмилә Мирасова чыгыш ясады. Ул авылларда, кайбер район үзәкләрендә вокал, хореография буенча белгечләр җитешмәвенә борчылып, бүгенге интернет челтәре заманында автономиянең сайты булмау аркылы, узган чараларны халыкка җиткерә алмаганы һәм моңа хәтле логотип та расланмаганына басым ясады. 2019 елда автономиянең 20 еллыгын зурлап уздырыр өчен әзерлек эшләре алып барып, яңа костюмнар, аяк киемнәре, музыка уен кораллары һәм, әлбәттә, мәдәният белгечләре булдыру зарури икәнен әйтте. Финанслар турындагы отчетны Алсу Хәйруллина ясады. Чыгыш ясаучыларга автономиянең башкарма директоры Тимергали Мирасов рәхмәт белдереп, кертелгән тәкъдимнәрнең исәпкә алыначагын әйтеп, киләчәктә “Уйна гармун” өлкә фестивале уздырыла башлаячагын игълан итте. Совет әгъзалары үзешчән рәссамнарыбызга ярдәм итү максаты белән советка әгъза итеп бер актив рәссамны кертергә кирәклеген әйттеләр. Автономия эшенә уңышлар, үзара һәм милләтара дуслык-татулык, дөньяга тынычлык, иминлек теләп Илдар хәзрәт Зиганшин, Әмир хәзрәт Балдин, Руслан хәзрәт Садретдинов һәм Төмән шәһәр себер татарлары автономиясе рәисе Динар Абукин, радиоспорт буенча дөнья чемпионы Зыятдин Низамов чыгыш ясадылар. Аннары утырыш сәркатибе вазифасын башкарган Әсмабикә Мирхәйдәрова автономия рәисе Ришад Зиганшинның эшенә зур бәя биреп, аның вәкаләтен дәвам иттерүен тавышка куйды.

Совет әгъзалары автономия рәисе итеп Ришад Зиганшин, урынбасары – Руслан Садретдинов, башкарма директоры – Тимергали Мирасовны сайлар өчен тавыш бирделәр. Автономиягә яңа әгъзалар, яшь, креатив егетләр – Данияр Әхмәтов, Рамил Әминов, Рият Сафиуллин кабул ителделәр. Аннары Ришад Зиганшин Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбе директоры, шәһәр автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллинга Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән, Ялутор шәһәренең “Сандугач” җыр ансамбле җитәкчесе Зөһрә Кожевниковага - ТРның мәдәният министрлыклары, ә Хәнисә Алишина, Руслан Садретдинов, Тимергали Мирасов, Җәмилә Мирасова, Исәт районы автономиясе җитәкчесе Рәйсә Камалова, Яркәү районы автономиясе рәисе Гөлниса Фәхретдинова, “Яңарыш” өлкә татар газетасының баш редакторы Алсу Сәгыйтова, “Веселинки” балалар бию ансамбле җитәкчесе Миләүшә Яценович (Ялутор районы, Аслана авылы), “Яңа сулыш”, «Себер йолдызлары» телетапшырулары алып баручысы Ләйсән Хөрмәтуллинага татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе, Россия дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды. Утырыш эшлекле рәвештә узды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836