#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Төмән районы юбилейны лаеклы каршы алды

последние и лучшие новости искусства в мире

49-96 декабрь көнне “Нефтяник” мәдәният сараенда өлкәдәге иң алдынгы районнарның берсе – Төмән районы 95 еллык юбилей тантанасын бәйрәм итте. Районның иң дәрәҗәле, уңган, тырыш, белемле җитәкчеләре, хезмәткәрләре, ветераннары һәм кадерле кунаклар җыелган иде бу көнне залга. Аларга һәр катта кызыклы күргәзмәләр әзерләнгән. Күренекле рәссам Юрий Рыбьяковның райондагы авыллардан күренешләрне сүрәтләгән рәсемнәре, төрле осталарның “Мин монда яшим!” фотокүргәзмәсе, “Төмән районында сәүдәгәрлек” фотозонасы, икенче каттагы “Квартет” кондитер фабрикасы тәм-томнары белән шифалы чәй дегустациясе, өченче каттагы “Төмән районы – мөмкинлекләр территорисе” интерактив күргәзмәсе яныннан беркем дә читләтеп үтмәде.

Концерт программасы эчтәлекле композиция белән башланды. Районның иң яхшы сәнгать коллективлары оста итеп җыр-бию аша тарихны гәүдәләндереп бирделәр. Ярминкәләр чоры революция, коллективлаштыру елларына күчте. Бөек Ватан сугышы афәте дә күз алдыннан үтте. Анда Ленинград блокадасыннан килүчеләрне сыендыруга да урын табылган иде. Сугыштан соңгы күтәрелеш аша бүгенге вакытка килеп чыктылар.

Аннары көчле алкышлар астында сәхнәгә өлкә губернаторы Александр Моор күтәрелде. 49-10Ул шәһәр янындагы районның зур казанышлар белән алга атлавын билгеләп үтте, өлкә үзәге күршесе булу аңа башкаларга караганда өстенлек бирә, диде ул. Юлларның 2024 елга Төмәндәге шикелле булачагын белдерде. Һәр кешегә төзелгән торак мәйданы 3,6 кв.метрга җитеп, Төмән күрсәткечләрен 3 тапкырга арттырган. “Районда яшәүчеләр тормышны табигать кочагында алып барырга телиләр, шәхси йортлар салалар. Россиядә яшәү өчен иң уңайлы булган шәһәрдән Төмән районына күчәләр. Ә бу аны автомат рәвештә Россиядә иң уңайлы районга әйләндерә түгелме соң?” – дип губернатор шаяртып та алды.

Райондашларын соңгы 5 елдагы төрле өлкәдәге күрсәткечләрне барлап, тәфсилләп, саллы итеп котлады район башлыгы Светлана Иванова. Тагын да өлкә Думасы җитәкчесе урынбасары Виктор Рейн, район Думасы җитәкчесе Валентин Клименко котлауларыннан соң, район алдынгылары Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Владимир Якушев, Дәүләт Думасы депутаты Иван Квитко, Курган өлкәсе губернаторы вазифасын вакытлыча башкаручы Вадим Шумковның котлау телеграммалары укылды.

49-8Иркен, матур бизәлешле сәхнәгә сәнгать коллективлары агылды. Беренче булып районның йөзек кашы булган “Шытыр-шатыр” балалар фольклор этнографик ансамбле чыгышларын тәкъдим иттеләр. Ул арада Талымханның 15 ел буе иҗат итеп килгән “Энҗе” вокал ансамбле кызлары җыр-моңнарына сокландырдылар, алар янында Каскараның “Синтез” бию төркеме чигүле сөлгеләр белән татар биюен башкардылар. Төрле яшьтәгеләрнең, төрле җирлектәгеләрнең күп кенә үзешчәннәре чыгышлары программасы һөнәри яктан шулкадәр яхшы итеп төзелгән – вакыт үткәне сизелмәде дә.

Районның алдынгы гаилә династияләре белән дә таныштык.

119 мең кешене тәшкил иткән Төмән районы үзенең күп милләтле, төрле яктан үсеш алган төбәк булуын бәйрәм тантанасында да раслады.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836