Яңа форматлы семинарда төмәнлеләр дә катнаштылар

последние и лучшие новости искусства в мире

49-1Бөтендөнья татар Конгрессы һәм “Татмедиа” агентлыгы оештырган “Яңа заман шартларында татар журналистикасы” дип аталган, беренче мәртәбә яңа форматта узган семинар-укуда Россия регионнарында яшәүче татар телле һәм татарлар турында язучы басма, электрон матбугат вәкилләре, радио, телевидениедә эшләүче журналистлар катнаштылар. Семинар кысаларында оештырылган лекцияләрне илебезнең төрле төбәкләреннән килгән 50гә якын массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре тыңладылар. Лекцияләр алдында журналистларны   Бөтендөнья татар Конгрессының милли шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде, аннары “Яңа заман шартларында басма матбугатны әзерләү” темасына “Шәһри Казан” газетасының, “Сөембикә” журналының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова чыгыш ясады. Ул тәҗрибәсе белән уртаклашып, укучылар арасында кызыксыну уяту ысуллары, даими язучылар өчен конкурслар үткәрүләре, сайт эшчәнлеге, социаль челтәрләрдә эшләү үзенчәлеге турында сөйләде.

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлова да бу темага кызыклы әңгәмә оештырды. Мәгълүмат агентлыгында яңалыкны җиткерү, социаль челтәрләр белән эшләү принципларын таныштырды. Бу очрашуларда без мәгълүмат тупладык, заманча иҗат итү турында әңгәмә корып, үзебезнең газеталарыбызның укучыларын, яздыручыларны җыю турында сөйләшеп, файдалы киңәшләр алдык. Икенче көнне бер төркем журналистлар “Татарстан – Яңа Гасыр” телевидениесендә, икенчеләр - электрон матбугат, өченчеләр - басма матбугат төркемендә танылган редакторларга, профессионал журналистларга, чыгыш ясаучыларга сораулар бирделәр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Чара программасы тыгыз һәм эчтәлекле булды. Шул ук көнне Татарстан Республикасы премьер–министры урынбасары, Бөтендөнья татар Конгрессының милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның һәм Бөтендөнья татар Конгрессының мәгълүмати-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхинең массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе эшчәнлеге белән таныштыру темасына чыгышларын тыңладылар, делегатлар үзләре өчен дә нәтиҗә ясадылар. Очрашуда татар дөньясында уртак мәгълүмат кырын булдыруда төп юнәлешләр турында сүз барды. Түгәрәк өстәл артында Васил Шәйхразиев “Татар халкының үсеш стратегиясе” киләсе елның 30 нчы августына кадәр кабул ителергә тиешлеге турында әйтте. ”Казан” милли–мәдәни үзәгендә узган сөйләшүләрдә Римзил Вәлиев, тарихчы Дамир Исхаковның һәм башкаларның чыгышлары яңгырады. Монда татар теле мохите, хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлек итү, яшьләрне тәрбияләүдә гаиләнең роле һәм башка темалар яктыртылды. Утырышта милли шура әгъзалары һәм Татарстан Республикасында, РФ төбәкләрендә, чит илләрдә эшләүче татар җәмгыятьләре, милли-мәдәни автономияләр вәкилләре татар халкы язмышына тәэсир итүче факторларны билгеләп, киләчәктә милләтне саклап калу һәм үстерү чараларын күрергә тәкъдим иттеләр.

Семинар-укуда катнашучыларга сертификатлар тапшырылды. Андый сертификатка «Яңарыш» газетасы редакторы Алсу Сәгыйтова, «Яңа сулыш», «Себер йолдызлары» телетапшырулары авторы - алып баручы Ләйсән Хөрмәтуллина, «Дусларга сукмак» радиотапшыруы алып баручысы Диана Хәлилова, өлкәдә эшләүче «Татарстан - Яңа гасыр» корпункты җитәкчесе София Хәйруллина, Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге директоры Гөлсинә Ташкеева, «Себер иле бүген» тапшыруы авторы Римма Умитбаева да ия булдылар (рәсемдә Г.Шәйхи белән).

Ел саен Бөтендөнья татар Конгрессы тарафыннан уздырыла торган “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумы Чаллы шәһәренең IT паркында узды. Форумда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның катнашуы да бу чараның мөһимлеген раслады.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума