#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Александр Моор: работу по улучшению инвестиционного климата нельзя останавливать. Кече һәм олы проектлы бизнесны булдыру өчен шартлар комфортлы һәм дусларча булырга тиеш. Бу турыда губернатор А.Моор инвестицион климатны яхшырту һәм Төмән өлкәсендә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Совет утырышында белдерде.

Регионның экономик үсешен һәм һәр кешенең тормыш сыйфатын яхшырту юнәлешен төп максат итеп куйды үзенең юлламасында өлкә башлыгы.

* * *

Лучшие вожатые Тюменской области получат знаки отличия. «Вожатский круг» мероприятиесенең йомгаклау көне 11 декабрьдә «ЛетоЛето» аквапаркы базасында үтәчәк. Өлкәнең иң яхшы вожатыйларын исемле билгеләр белән бүләкләячәкләр, аннары алар аквапаркка керәчәкләр.

Бәйрәмгә өлкәнең шәһәр читендәге үзәкләреннән, 2018 елда сәламәтләндерү кампаниясенең эш нәтиҗәләре буенча югары уңышларга ирешкән 100 вожатый чакырылган.

Һәр учреждениедән бер кешегә “Иң ихшы вожатый” дип аталган исемле билге тапшырылачак. Мактау билгесенә 2018 елда 3 сменадан да ким эшләмәгән, үзен һәр яктан актив күрсәткән вожатыйлар лаек булачаклар.

* * *

Владимир Путин вручил Альберту Суфиянову знак о присвоении почетного звания “Заслуженный врач РФ”. РФ Президенты В.Путин Төмән шәһәренең нейрохирургия Федераль үзәгенең баш врачы, профессор Альберт Суфияновка дәүләт бүләген тапшырды. А.Суфиянов: “Бүгенге көндә мондый залда булу - минем өчен зур хөрмәт. Минем хезмәтемне һәм нейрохирургия үзәге коллективының казанышларын югары бәяләгәнегез өчен чиксез рәхмәтләремне белдерәм”, - диде.

Альберт Әкрам улы, югары технологияле ярдәм күрсәтү федераль үзәген төзү - Россиядә медицинаның үсешенә этәргеч булды, медицина аренасындагы көчләр нисбәтен үзгәртте һәм Россияне медицина белгечлекләре буенча алдынгы позицияләргә чыгарды, дип билгеләп үтте.

* * *

В Тюмени засияли “Олимпийские огоньки”. 27 ноябрь көнне өлкә думасының зур залында “Олимпия утлары”спорт казанышларының региональ конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләү церемониясе үтте. Биредә балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре, укытучылар, ата-аналар, регионның башкаручы һәм законнар чыгаручы вәкилләре – спортны яратучы һәм сәламәт тормыш алып баручылар җыелдылар.

Регионда кышкы Олимпиада ачылу белән беррәттән, балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре арасында “Олимпия утлары” конкурсы старт алды. Монда Төмән өлкәсеннән, Югра һәм Ямалдан 500дән артык бала катнашты. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләүләрен 100дән артык педагог күрсәтте. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр, ә өйрәтүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

* * *

За 9 месяцев 2018 года экспортные поставки Тюменской области выросли. Урал таможня идарәсе күрсәткечләре буенча, 2018 елның 9 аенда (январь-сентябрь) Төмән экспорты үсте. Аның күләме былтыргыга караганда 15,3%ка күбрәк – 2 млрд 447 млн долл. тәшкил итте. Ерак чит илләрне тәэмин итү 14,7%ка артты һәм 2 млрд 206,5 млн.долл. тәшкил итә. БДБ (СНГ) илләренә экспорт 20,5%ка артты.

Яхшы динамиканы химия промышленносте, каучук кебек продукцияләр күрсәтте. Бу группаны тәэмин итү 26%ка артты. Минераль продуктларга экспорт - 11%ка, 4%ка агач материалы һәм целлюлоза-кәгазь әйберләре артты.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Нәсимә ТАШБУЛАТОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836