“Үзебезнекеләр дә сәләтлеләр”

последние и лучшие новости искусства в мире

49-118 декабрь көнне Төмән тамашачысы “Төзүче” мәдәниятләр йортында “Саф хисләр” дип исемләнгән концерт карап, рухи канәгатьлек кичерде. Биредә өлкәдә генә түгел, чит регионнарда үзләрен таныткан “Дуслык” (җитәкчесе Х.Мирхәйдәров), “Әхтәмүшки” (Ә.Назыров) халык җыр ансамбльләре белән беррәттә яшь җырчылар да катнаштылар. Кичәне матур итеп мәдәният йортының татар мәдәнияте бүлеге мөдире Гөлнара Кәримова алып барды. Концерт турында фикерләре белән бүлешеп Нәфисә Тузмөхәммәтова: “Концерт бер тында үтеп китте. Яраткан җырчыларыбыз белән яшь җырчылар да катнашуы тамашага яңалык өстәде. Ике сәгать дәвамында барган концертта татар халык көйләрен, замана җырларын, дәртле биюләрен, моңлы гармун, курай тавышларын рәхәтләнеп тыңладык.

Татарстан җырчылары концертларына да яратып йөрибез, әмма үзебезнекеләр дә бер дә калышмыйлар. Мондый концертларны ешрак үткәрсеннәр иде. Оештыручыларга, артистларга тамашачылар исеменнән олы рәхмәт белдерәм”, - диде. (Тулырак мәгълүматны “Янарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума