#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Кышкы каникуллар

последние и лучшие новости искусства в мире

49-18Узган гасырның 80 еллар уртасында балачакта кышкы каникулларны көтеп ала идек. Ул 28 декабрьдә башланып, 10 январьда тәмамлана иде. Без СССР заманында атнасына 6 көн укыган. Чыршы бәйрәмен 28 декабрьдә мәктәптә уздыралар, аннан соң ирек!

Каралы – аклы экранлы телевизор ике генә каналлы иде. Эш көннәрендә рәтле тапшыруларны көндез күрсәтмиләр, чөнки совет кешесе хезмәт итәргә, балалар укырга тиеш. Ә менә ял көннәрендә, каникулларда әкиятләр, мультфильмнар, балалар өчен тапшыруларның төрлесен карый идек. “Четыре танкиста и собака”, “Приключения Электроника”, “Гостья из будущего”, “Чародеи “ киноларын яратып карадык.

Гел телевизор каршында гына утырмадык. Авылда үскәч, гел урамга тартты. Курткалар сирәк кешедә генә булган, өскә мутон якалы пальто, башка төлке яисә куян тиресеннән тегелгән башлык, аякка киез итек киеп тау шуарга китә идек. Чана, ашламадан калган эченә салам тутырылган целлофан капчык сөйрәп чыга идек. Аларга утырып биек тау башыннан аска шуабыз, менгәндә тирлибез, итекләргә кар керә, алар эри, өйгә кайтканда бөтен җир су була. Озаграк йөреп куйсаң, шыгырдап ката.

Малайлар тал агачыннан кәшәкә (клюшка) ясап каткан елгада хоккей уйнадылар. Абыемның да бар иде, ул урамнан кергәч аны кадерләп мич башында киптерде.

Кичләрен әти-әнидән акча алып клубка кинога бара идек. Нинди генә кинофильмнар карамадык! Аеруча Бөек Ватан сугышы турындагылары истә калган. “Я – Хортица”, ”Остаюсь с вами”, “Мерседес уходит от погони”, “Иди и смотри”, “В небе “ночные ведьмы» киноларының афишаларын әле дә күз алдыма китерәм. Шушы заманнарда телефон да, интернет та булмаган, информацияне, яңалыкларны телевизордан башка газета-журналлардан ала идек. Бик күңелле яшәдек.

Бүгенге көндә сабыйлар кышын ял көннәрен, каникулларын ничек уздыралар? Моның турында газетага язсыннар иде. Алардан хатлар көтеп калабыз.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836