Күркәм бәйрәмегез белән

последние и лучшие новости искусства в мире

49-1Равилә Сибгатулла кызы Кутумова 1997 нче елның январь аеннан 2008 нче елның февраленә кадәр Тубыл себер-татар мәдәният үзәгенең тарих һәм этнография музее җитәкчесе булып эшләде. Ул елларны үзәк җитәкчесе Сафиулла Ильясов иде. Һәр экспонатның тарихын яхшы белгән, яңадан-яңа экспозицияләр, шәһәр күләмендә барлык мәктәп укучылары катнашында үткәргән тарихи викториналар, Россиянең төрле өлкәләреннән һәм чит илләрдән килүче туристлар өчен экскурсияләр, беренче юбилейлар оештыра алган елларны җылы сүзләр белән искә ала Равилә апа. Бүгенге көндә үзе укыган 15 нче мәктәп музеенда хезмәт иткән Равилә Кутумова халкыбызның рухи мирасын, аның тарихын өйрәнүдә, яшь буынга тапшыруда зур тырышлык күрсәтеп эшләүче музей хезмәткәрләренең берсе.

Өлкә күләмендә дан казанган 15 нче мәктәпнең өлкә милли-мәгариф музеенда 3700 экспонат җыелган, монда килүчеләр эчтәлекле экспозицияләр, экспонатлар күргәзмәләре белән танышалар. Мәктәптә эшләгән еллары турында Равилә апа: ”Өлкәбездә урнашкан милли мәктәпләрнең тарихы, күренекле шәхесләре, ветеран укытучыларның язмышы белән музейга килүчеләрне таныштыру өчен мәктәп директоры Сәет Заир улы Хисмәтуллин белән өлкәбезнең барлык татар авылларында урнашкан мәктәпләрендә булдык. Кызыклы, тарихи фотолар, документлар белән тулыландырылган мәгълүмат тупладык. Музей каршында “Яшь экскурсовод”чы түгәрәгенең эше дә күпләргә таныш” - дип сөйләде. Түгәрәккә теләп йөрүче укучылар белән Равилә апа Татарстанда, Россия күләмендә уздырылган конференцияләрдә, өлкә, шәһәр күләмендә оештырылган бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып призлы урыннар яулыйлар. Аның кул астында шөгыльләнгән мәктәп балалары туган як, туган ил патриотлары булулары белән горурланалар. Ул үзе дә фәнни-практик конференцияләрдә катнаша.

Аның фәнни хезмәтләре Татарстан Республикасында чыккан җыентыкларга кертелгән. “История и культура сибирских татар” китабында да Равилә апаның мәкаләләре бар, ул һәрвакыт музейга килгән кунакларны җылы каршы ала.

Монда узган очрашуларны, эчтәлекле экскурсияләрне оештыра белүләре күпләрне сокландыра. Ул хезмәт юлында куйган максатларына ирешү өчен гел алга таба барган, эзләнгән шәхес. Равилә апа РФ мәдәният министрлыгының Мактау кәгазе, Татарстан Республикасы президентының Рәхмәт сүзе, Россия Федерациясе хөкүмәте каршындагы Россия дәүләт хәрби-тарихи–мәдәни үзәк карары белән истәлекле “Россия патриоты” медале белән бүләкләнгән хөрмәтле зат. Тормыш иптәше Габил белән уртак тел табып, матур гомер юлын узалар. Алар кыз һәм егет үстереп, югары белем бирәләр. Кызганычка, тормыш иптәше 55 яшендә вафат була. Бүген Равилә апа бала-оныкларына сөенеп, эшендә уңышларга ирешеп, күркәм бәйрәмен - 70 яшен каршылый. Аңа киләчәктә дә якыннары, коллегалары хөрмәтендә яшәвен, һәрвакыт изге, сабыр, шат күңелле кеше булып калуын телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума