Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Лучших работников сельского хозяйства наградили в Ялуторовском районе. Алар арасында машина йөртүче Әкрам Ибраһимов, токарь Хафиз Абдрахманов АПК департаментының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Слесарь-көйләүче Рәшит Мөхәммәдиев өлкә парламенты рәисенең Рәхмәт хатына лаек булды.

* * *

Уровень жизни в Тюмени вновь признали одним из лучших. РФ хөкүмәте каршындагы финанс университеты Россия шәһәрләрендә үткәргән тормыш сыйфатын тикшерү нигезендә, Төмән лидерлар өчлегенә керде. Беренче урынны - Казан, икенчене Грозный яуладылар. Төмән бигрәк тә медицина хезмәте күрсәтү сыйфаты, җәмәгать транспорты, юл полициясе, юлларга хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау белән шөгыльләнүче хезмәтләр эше өчен баллар җыйды.

* * *

В Исетском районе будут разводить краснокнижных птиц. Монда сирәк токымлы торналар – Стрех үрчетү проектын гамәлгә ашыру башланды. Алар үз нәселләрен бары тик Россия территориясендә генә чыгара. Шул ук вакытта Көнбатыш Себер популяциясенең саны нибары 20 кош тәшкил итә. Төмәннең “Стерх” экология фонды һәм Омск дәүләт биосфера тыюлыгы арасындагы килешү кысаларында Төмән өлкәсенең Исетск районында тыюлык өчен ике торна китерелде.

* * *

Губернатор Тюменской области и глава Росстата обсудили подготовку к переписи населения. Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор һәм Төмән өлкәсенә эш визиты белән килгән федераль дәүләт статистика хезмәте җитәкчесе Павел Малков Росстат белән мәгълүмати хезмәттәшлек һәм 2020 елда узачак Бөтенроссия халык санын исәпкә алуга әзерлек турында сөйләштеләр. “2010 елгы халык санын алу тәҗрибәсен яхшы хәтерлибез. Бүген “тар урыннарны” анализлау һәм федераль, өлкә һәм муниципаль дәрәҗәләрдә күпсанлы катнашучыларга куелган бурычларны бергәләп башкарып чыгу мөмкинлеге бирә торган карарлар эшли алабыз”, - диде губернатор. Узган елларда илдә 40 миллионга якын демографик вакыйга булган (туу, үлү, кавышу, аерылышу, яшәү урынын алыштыру). 2020 елгы исәпкә алу үзгәрешләрнең масштабына бәя бирәчәк. Беренче нәтиҗәләре 2020 елның декабрендә билгеле булачак. Соңгы нәтиҗәләрен 2021-2022 елларда беләчәкбез.

* * *

Студенты медвуза провели интерактивную выставку “Тюмень - город госпиталей”. Төмән дәүләт медицина университеты студентлары элеккеге 2475 санлы госпиталь бинасында Бөек Ватан сугышы чорындагы хәрби госпитальне торгыздылар. “Төмән – госпитальләр шәһәре” тарихи реконструкциянең волонтерлык проекты Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Сугыш елларында сәламәтлек саклау органнары Төмәндә 26 бинада 11 госпиталь җәелдергәннәр. Аларда 60 тан артык табиб, йөзләгән фельдшер һәм шәфкать туташлары эшләгән, алар Совет армиясенең 70 мең яраланган һәм авырулы сугышчысына ярдәм күрсәткән. Экскурсоводлар 2475 хәрби госпиталь стеналары саклый торган тарихны сөйләделәр. Студент–волонтерлар сугыш чорындагы образларга кереп, вакыйгаларны күрсәттеләр.

* * *

На выставке “Золотая осень” рассказали об истории молока в Тюменской области. “Төмән ярминкәсе” күргәзмәләр залында өлкәнең сөт тармагы лидерларының продукциясе тәкъдим ителде. Монда сөт музее, сөт бары, сөт зонасы зур кызыксыну уятты. “Сөт фермасы”нда голштинск токымлы сыерлар тәкъдим ителде. “Инвестпроектлар, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре куллана торган яңа технологияләр ярдәмендә өлкә авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре буенча үз-үзен тәэмин итүгә чыккан”, - дип сөйләде губернатор Александр Моор.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума