Материалы

Гиппократ антына тугры табибә

последние и лучшие новости искусства в мире

49-1Шик тә юк, чынлап та, батырлар дәверендә яшибез! Пандемия чоры башланганнан бирле медицина хезмәткәрләре коронавирус белән көрәш фронтының алгы сызыгында булып, безнең көннең чын геройларына әйләнделәр.

Нәкъ менә шундыйларның берсе - Гиппократ антына тугры булып, бүгенге көндә Төмән шәһәренең 12 нче сырхауханәсендә табиблык комиссиясе эшчәнлеген оештыру бүлеге башлыгы, табиб комиссиясе рәисе вазифаларын башкаручы медицина фәннәре кандидаты, табибә Динара Мансур кызы Мөхәммәтулина бу көннәрдә «Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен» Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ә бер ел элек аңа өлкә сәламәтлек саклау департаменты исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылган иде.

Динара Мансур кызының зур җаваплылык, белем, тәҗрибә таләп иткән хезмәтенең төп бурычы - халыкка медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын тикшереп торуны оештыру, вакытлыча эшкә сәләтсезлеккә экспертиза, медик-социаль экспертизага юнәлеш буенча күрсәткечләрне билгеләү, дәүләт гарантияләренең террорпрограммасы үтәлешен контрольдә тоту, ташламалы дарулар белән тәэмин итү күләмнәрен төзүдә һәм гамәлгә ашыруда, вакытлыча эшкә сәләтсезлеккә экспертиза һәм халыкка медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты буенча хисапларны әзерләү һәм тапшыру кебек эшләрдән тора. Бүгенге уңышларга ул һөнәренең барлык баскычларын лаеклы рәвештә үтеп килде.

1996 нчы елда ул Төмән медицина лицеен тәмамлап, медицина академиясенә укырга керә. 2002-2004 елларда терапия буенча ординатурада белем ала. Аннары 2004 елдан 2008 елга кадәр кардиология буенча аспирантурада укып, кардиология буенча диссертация яклый һәм медицина фәннәре кандидаты исеменә лаек була.

Мактаулы табибәнең балачагы да искитмәле серләргә бай була. 1979 елның 11 декабрендә Төмән шәһәренең бала тудыру йортларының берсендә 980 грамм авырлыктагы кечкенә сабый дөньяга килә. Аның исән калачагына бик азлар гына ышаналар. Бары тик тәҗрибәле педиатрларның тырышлыгы һәм әнисенең Ходайга ялварып укыган догалары гына коткарып калгандыр, мөгаен, сабыйны. Чөнки аның өч тапкыр йөрәге тибүдән туктап, өч тапкыр табиблар аны якты дөньяга кайтаралар. Әйтерсең, Динара Мансур кызы туганда ук үзенең көчле характерын күрсәтә: ни генә булмасын - кыенлыкларга бирешмәскә, куйган максатларга туры юллар аша гына барырга. Һәм ул 9 аенда хәлсез аякларына баса гына башлап, табиб-белгечләрнең фаразлауларына карамыйча, 11 аенда аяктан йөреп китә. 1 яшендә сөйләшә башлый, 3 яшендә укырга да өйрәнә. Шул сәбәпле, 1 сыйныфка 6 яшендә укырга кереп, 16 яшендә югары нәтиҗәләр белән медицина лицеен тәмамлый һәм Төмән дәүләт медицина академиясенең иң яшь студенты була. Динара Ниязованың барлык башлангычларында да тату гаиләсе - гомерен Төмән авиациясенә багышлаган әтисе - Мансур Камал улы, әнисе - күренекле журналист Гөлсинә Мәүлет кызы һәм сәләтле сеңлесе белән һәрвакыт горурланган Гүзәл апасы булышалар.

Бүгенге көндә башкарган хезмәте белән таныштырганда:

- Балачактан табибә булырга теләдем, шуңа гел “шифаханә” уенын уйнарга яраттым. Йомшак куяннар, аюлар, курчакларымның тән температурасын, кан басымын үлчәп, дарулар эчертәм, укол кадыйм, яраларына шифалы мазьлар сылап, киселгән-сүтелгән җирләренә җөй сала идем. Шундый бер «пациентым» - Аю әле дә әниемдә исән-сау «яши». Мәктәпне тәмамлаганда, билгеле, минем алда: “Нинди һөнәр сайларга?” дигән сорау тормады. Мин, икеләнмичә, документларымны Төмән дәүләт медицина академиясенә тапшырдым. Шул көннән бирле 24 ел вакыт үткән һәм мин булачак һөнәремне йөрәк кушуы буенча сайлаганыма инанып, гомеремдә бер тапкыр да үкенмәдем. Һөнәремне яратам. Эшне башлау, әлбәттә, авыр булды. Табибларны кабул итү, стационарда, кардиореанимацияләүнең гади булмаган бүлегендә эшләүләр, төнге дежурлыклар, аннан соң сырхауханәдә җитәкче вазифасында эшләү, халык белән эшне оештыру - өйгә табиб чакырулары, профилактик карау, диспансерлаштыру һәм башкалар. Эшем аерым игътибар, зур җаваплылык таләп итеп,   универсаль белгеч булырга мәҗбүр итә. Табиб эшендә иң мөһиме - кешеләргә ярдәм итү. Кемгә дә булышсаң - күңелдә җиңеллек, канәгатьлек хисләре барлыкка килә. Ә инде безнең өчен иң кадерле бүләк - әлбәттә, пациентларыбызның рәхмәт сүзләре, бәхетле елмаюлары”, - дип әйтә Динара Мансур кызы.

Табиб эше, бигрәк тә хәзерге катлаулы вакытта, түземлелек, сабырлык таләп итә. Сәламәтлек саклау өлкәсендә «алдынгы»лар рәтендә булыр өчен, иң мөһиме – аңлаучы, яклаучы, булышучы, ышанычлы тылга ия булу. Динара Мансур кызының эш көне катлаулы пандемия чорында еш кына иртәнге сәгать 7.30дан башланып, кичке 9-10нарга хәтле дәвам итә. Авыр эш көнен тәмамлап кайтуга, өйдә аны тормыш иптәше, улы һәм кызы каршы алалар. Шулай ук табибә, элеккечә үк, төп чыганактан - әнисенең кайгыртуы һәм мәхәббәтеннән көч ала. Кызганычка каршы, әтисе 2012 елда вафат була. Хәзер инде Динара Мансур кызы әнисе белән апасы өчен дә төп таяныч.

Алда аны Кеше сәламәтлеге хакына яңа казанышлар көтә. Эшенә бар күңелен биргән чын табиб өчен моннан да мөһимрәк нәрсә була аламы соң бу дөньяда?!

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума