Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Визит главы государства в Тобольск. РФ Президенты Владимир Путин 1 декабрьдә Тубыл шәһәрендә нефтегазохимия өлкәсенең стратегик үсеше турындагы киңәшмәдә катнашты. «Запсибнефтехим» комплексында булды, губернатор Александр Моор белән очрашты.

* * *

Половина тюменских моногоспиталей предназначена для тяжелых больных с COVID-19. Авыр хәлдәге авыруларны 18 эшләп торучы моногоспитальнең 9ында дәвалыйлар. Бу беренче дәрәҗәдәге учреждениеләр. Моногоспитальләр пациентларның хәлләренең авырлыгына һәм дәвалау технологияләрен куллануда туры килү-килмәүгә карап, төрле дәрәҗәләргә бүленә. Әгәр хроник авырулы һәм үпкәләрнең зур зарарлануы күзәтелгән пациентлар турында сүз барса, бу – максималь стандарт буенча җиһазландырылган реанимация, интенсив терапия бүлекләре булган беренче дәрәҗәдәге госпитальләр. Мондый медицина учреждениеләренә 1 нче өлкә клиник (630 урын), өлкә инфекция (185 урын), “Водников” (140 урын) шифаханәләре, перинаталь үзәк (100 урын), сугыш ветераннары өчен госпиталь (130 урын), Тубылның 3 нче (188 урын), Ишимның 4 нче (250 урын), Упорованың 12 нче (филиалы, 145 урын), Омутинканың 11 нче (филиалы, 100 урын) өлкә шифаханәләре керә. Аларда барлыгы 1 868 койка җәелдерелгән. Икенче дәрәҗәдәге моногоспитальләр өлкәдә биш, болар: “Градостроитель” (350 урын), наркодиспансер (360 урын), Түбән Тәүдедәге 15 нче (30 урын), Боровскидагы 19 нчы (филиалы, 90 урын), Олы Сорокинодагы 4 нче (филиалы, 100 урын) өлкә шифаханәләре. Шушы учреждениеләргә уртача авырлыктагы пациентлар эләгә. Тагын дүрт учреждение өченче дәрәҗәдәге моногоспитальләргә карый, аларга пациентларны дәвалануны дәвам итәргә җибәрәләр: “Верхний бор” санаторие (160 урын), “Родник” үзәге (350 урын), “Светлый” шифаханәсе (100 урын), “Энергетик” үзәге (210 урын).

* * *

Тюменские поисковики представили исследовательские работы на международной конференции «Судьба солдата». Артур Ольховский исемендәге өлкә эзтабарлар үзәге җитәкчесе Ростислав Ольховский һәм Төмән өлкәсе эзтабарлар хәрәкәте тарихы музее башлыгы Татьяна Смирнова “Солдат язмышы: архив тикшеренүләре теориясе һәм практикасы” халыкара конференциясендә катнаштылар. Мәскәүнең РФ иҗтимагый палатасы базасында узган чара Ватанны саклаучыларның, шул исәптән әсирлектә һәлак булганнарның язмышларын билгеләү буенча тикшеренүләрнең методик дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән. Төмәнлеләр эзләнү-разведка экспедициясе эше мисалында ике доклад укыдылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

* * *

Владимир Чейметов поделился планами развития АПК на 2021 год. “Селекцион терлекчелекне үстерү – өлкә агропромышленность комплексының иң төп бурычларының берсе. Бу өлкәдә ирешелгән уңышларга карамастан, без геном селекциянең заманча технологияләрен куллану-җитештерүне оптимальләштерергә һәм агропредприятиеләр эшенең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирүен күрәбез. Россиядә әлегә берәү дә моның белән җитди шөгыльләнмәгән”, - дип сөйләде өлкә губернаторы урынбасары.

* * *

В регионе продолжается строительство сельских школ. Төмәндә “Кристалл” торак комплексында балалар бакчасы төзелеше 2021 елның октябрендә тәмамланачак. Эшләр Уват,Вагай, Төмән һәм Тубыл районнарында бара. Мәктәпләрнең бер өлеше агач биналарны алыштыру буенча өлкә программасы тарафыннан төзелә. Моннан тыш, “Мәгариф” милли проекты кысаларында төзелә торган мәктәпләр дә бар. Тубыл районы Хмелева авылында 60 урынлы мәктәп төзелеше дәвам итә. Шундый ук мәктәп Уват районының Горнослинкино авылында барлыкка киләчәк. Агач биналарны алмаштыру программасы кысаларында өлкәдә 31 мәктәп төзелеше планлаштырылган. 14 мәктәп үтеп керерлек авыр булган районнарда төзеләчәк. Вагай районында Курья поселогында, Индәр, Касьяново авылларында төзелә инде.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума