Ялгышмаган язмышлар

последние и лучшие новости искусства в мире

3 декабрь көнне Төмән-Индрәй якларында Әхтәм Хәмит улы белән парланышып гомер кичергән, моннан 66 ел элек Тубыл педучилищесын бергә тәмамлаган Раяна сердәшемнең туган көне. Курсташлары һәм үз исемемнән дә исәнлек-саулыкка масаеп үзен фанига килгән көне белән котлыйм, чөнки хәзер безнең һәр яшәгән елыбыз юбилейга тиң. Юкса юбилее да бар икән – укырга керүебезгә 70 ел үткән.

Очрашкан мизгелләрдә яшьлек елларыбызны сагынып искә алабыз очрашкан мизгелләрдә. Ачлы-туклы үткән уку елларында хыялларыбыз татлы, теләкләребез дәртле, күңелләребез киң булды. Изге теләкләребезгә күрә язмышларыбыз да ялгышмады, шөкер.

Тормыш терәгенә Раянаның һәрвакыт тәмле ашы, ягымлы сүзе, тугры йөрәге, кыскасы, ир-атларга кирәк булган барлык сыйфатлары җитәрлек булды. Ул яшь яшеннән киң күңелле, тырыш, һәрвакыт ачык йөзле, җор сүзле, ярдәмчел һәм кайгыртучан, тормыш сынауларында сабыр һәм түземле булуы белән һәркемгә үрнәк булырлык адәми зат. Аның телгә, дингә булган тугрылыгы да күпләргә үрнәк.

“Гомерне бит еллар билгеләми,

Яшәү дәрте булсын күңелдә” дигән шигъри юллар үзенә төп-төгәл тәңгәл килеп тора.

Кадерле дустым Раяна!

Киләчәк гомер елларыңда да яшәү дәртең сүнмәсен, картайган көннәрдә дә бәхетегез балкып торсын, сәламәтлек юлдаш булсын.

Рәшидә БАКИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума