Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В Тюменской области готовят ледовые площадки для зимних забав. Регионның шәһәрләрендә һәм авылларында шугалаклар (катоклар) ясарга керештеләр. Мәсәлән, Антипинода җирле халык рәхәтләнеп тимераякта шуа.

Ишимның «Центральный» стадионында да ачылды. Сладковск районында алар биш яшәү пунктында төзеләчәк. Төмән өлкәсендә барлыгы 118 хоккей корты һәм боз мәйданын әзерләү көтелә.

* * *

Предприниматели Тюменской области изготовили печки для военнослужащих. Аромаш районының эшкуарлары хәрбиләргә 7 мич әзерләделәр. Аларда ризык пешерергә, кием киптерергә була. Моннан тыш, аромашлылар кыр мунчаларын җиһазлау өчен 4 махсуслаштырылган мич булдырдылар. Губернатор Александр Моор якташларга рәхмәтен белдерде.

* * *

Программа “Сотрудничество” помогает северянам пересилиться в Тюменскую область. Хезмәттәшлек программасы 2015 елда старт алды, ул 2024 елгача исәпләнгән. Анда Ханты-Мансийск автоном округы, Югра һәм Ямал-Ненец автоном округы халкы катнаша ала. Мәҗбүри шартлар – илебезнең башка регионнарында торагың булмау, шулай ук мондый гражданнар торак шартларын яхшырту өчен субсидия алмаска тиешләр.

Өлкә губернаторы Александр Моор Югра башлыгы Наталья Комаровага, ЯНАО губернаторы Дмитрий Артюховка ярдәмнәре өчен рәхмәтләрен белдерде.

* * *

Тюменцы участвуют в восстановлении подшефного Краснодона. Бу көннәрдә Төмән региональ “Яшь гвардия” өченче волонтер отрядының активистлары Краснодонның яшьләр инициативасы үзәген ремонтларга керештеләр. Планда – стеналарны тигезләү, буяу. Җирле активистлар өчен бу мәйдан чаралар үткәрү, “Россия – мөмкинлекләр иле” программасы кысасында конкурста катнашу урыны булачак. Моңа хәтле отряд Сергей Тюленин исемендәге 4 нче мәктәпнең акт залын торгызуда булышты. Төмәнлеләр Краснодон районының Суходольск шәһәрендә кан банкын тулыландырдылар.

* * *

В Тюменской области реализуются три сельскохозяйственных инвестпроекта. Мәсәлән, Исәт районында РФ Президенты Владимир Путин катнашында күркәнең 12 миллион инкубация йомыркасы нәселле репродуктор эшләтеп җибәрделәр. Предприятиене эшләтү импорттан бәйләнешне түбәнәйтә. Инкубация йомыркаларын 2023 елның икенче кварталында алачаклар. Яңа 200 эш урыны барлыкка киләчәк.

“Төмән Агро” яшелчәләр үстерү оешмасы теплицалар төзүне дәвам итә. 18 гектар җирдә ел дәвамында 9 мең тонна томат үстерү планлаштырылган. Төмәндә “Протеинсиб” исемле борчакны тирән эшкәртү заводы төзелә. Илебездә мондый заводның аналогы юк. Борчак аксымының изолятын экспортка озатырга мөмкинлек булачак.

* * *

Тюменскую сельхозпродукцию экспортируют в 20 зарубежных стран. Яңа юнәлешләр арасында Израиль һәм Ирак. Беренче дәүләткә – җилемсә (глютен), икенчесенә – бодай җибәрдек. Төмән өлкәсе 2022 елда кырлардан 1 миллион 893 мең тонна икмәк җыйды. Уңыш - уртача гектарыннан 26.8 центнер булды. Мондый нәтиҗәне өлкә 2011 елда күрсәткән.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума