Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
«Төмән вакыты» телеканалының «Татар телен бергәләп өйрәнәбез» проекты өлкә милләтләр эшләре комитеты ярдәме белән янә тормышка ашты. Төмән районы, Индрәй урта мәктәбенең 4 класс укучылары: Кәрим, Илзидә, Салават һәм Рафаэль педагог Гөлфара Гарипова белән бергә «Кошлар» һәм «Татар халык әкиятләре» темаларын үттеләр, ә Төмән өлкәсе татар яшьләре берлеге активистлары: Дания Булатова, Рифат Байнашев, Салават Сәитов һәм Аделина Ибәтуллина Эльмира Садыйкова белән татар телендә фигыль төрләнешен искә төшерделәр», - дип хәбәр итте «Яңа сулыш» телетапшыруы программасы авторы һәм алып баручысы Ләйсән Хөрмәтуллина.
Һәм бу тапшыру 23 ноябрьдә эфирга да чыкты. Карадыгызмы, газета укучылар? Балалар һәм егет-кызлар булдыралар, әйеме! Файдалы, кирәкле проект бу. Аны «Яңа сулыш. Себер йолдызлары» төркемендә дә карарга мөмкин.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.