Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Мин сентябрь аенда Мәскәү һәм Санкт-Петербургка зур булмаган сәяхәт ясап, бу шәһәрләрнең мәчетләрендә булдым.
Мин күптән барып намаз укырга хыялланган беренче мәчет - Мәскәүнең Җәмигъ мәчете. Ул Россиядә иң зур һәм иң биек мәчетләрнең берсе һәм Европада иң зур мәчет. Мәчетнең беренче бинасы 1904 елда төзелгән, 2011 елда ул яңасын төзү өчен сүтелгән, яңартылганы 2015 елның 23 сентябрендә ачылган. Яңа мәчет неовизантия стилендәге алты катлы төп бинадан гыйбарәт, ул традицион Мәскәү һәм Казан архитектурасы мотивларын берләштерә, берничә төрле зурлыктагы манаралар һәм гөмбәзләр белән төзелгән корылманың гомуми мәйданы - 18 900 м2, сыйдырышлылыгы 10 000 намаз укучыга җитәргә мөмкин.
Мәскәүдә миңа барырга насыйп булган икенче мәчет - Татар бистәсе дип аталган тарихи мәчет. Мин хатын-кызлар залында җомга намазын укыдым. Мәчетнең атмосферасы миңа авыл мәчетләрен хәтерләтте, бина эчендә гадилек һәм күңеллелек бар иде. Мәскәү тарихи мәчете — Мәскәүдә сакланган иң борынгы мәчет, 1823 елда төзелгән. Татар җәмгыятенең тарихи үзәгендә - Олы татар урамы, 28 йортта урнашкан. Татар бистәсендәге мәчет беренче тапкыр 1712 елгы документларда телгә алына. 1770 елларда чума эпидемиясеннән соң бинаны сәүдәгәр Щукинга саталар. Версияләрнең берсе буенча яңа хуҗа мәчетне искергәнлектән сүтәргә боерган, икенчесе буенча - ул 1812 елгы янгында янып беткән. Дүрт елдан соң мөселманнар яңа мәчет төзү өчен гариза бирәләр, ләкин кире кагалар. 1823 елда гына генерал-губернатор Дмитрий Голицын аларга рөхсәт бирә.
Мәскәүдән соң мин безнең төньяк башкалабызга киттем һәм тагын бер хыялым тормышка ашты - Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетендә булдым. Санкт-Петербург мәчете тышкы яктан миңа Үзбәкстан мәчетләрен хәтерләтте. Аңа 100 елдан артык, ул архитектура һәйкәле булып тора, стиле - төньяк модерн, Россия империясенең төп мәчете булган.
XIX гасырның икенче яртысында Санкт-Петербургта, нигездә, татар милләтеннән булган 2 меңгә якын мөселман исәпләнә.
Илебез мәдәнияте белән танышыйк, безнең зур Россиядә кызыклы нәрсәләр күп.
Гөлназ УСМАНОВА,
Төмән шәһәре.